Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Резеда Галиәкбәрова
Саба районы Шәмәрдән авылының яшь әниләре бер дә эшсез тормыйлар. Менә, Резеда Галиәкбәрова да баскан җиреннән ут чыгарырга мөмкин. Үзе турында сорагач, ул хәтта шигъри юллар белән җавап бирде:
«Шәмәрдән авылыннан үзем,
Исемем Резеда була.
Әлегә бәби ялында,
Улыма 1 яшь тула.
Ирем белән ике бала тәрбиялибез әлегә,
Кызыбызга 5 яшь тула
Без тату, үрнәк гаилә.
Мәдрәсәдә белем алып,
Ислам динен өйрәндем.
Балаларга дәрес биреп,
Аңлатам хәзер үзем.
Никах яулыклары бәйлим
Тормышка чыкканнарга.
Җимешләрдән букет ясыйм,
Бәйрәмнәргә, туйларга.
Күргәзмәләрдә катнашам,
Аниматор да булам.
Калфак тегәм, чигү чигәм.
Барысына да өлгерәм.
Гөлләр үстерәм яратып,
Җәйгә чыккач, чәчәкләр.
Илләр генә тыныч булсын,
Алда безне көтеп торсын
Тик якты киләчәкләр.»
Менә шушындый сәләтле кешеләр белән горурланмый мөмкин түгел.
Лилия Сабитова
Татарстан, Саба районы, Шәмәрдән авылы
Instagram: instagram.com/p/B9hYFNkl1mH
Ожидайте подведения итогов