Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Хасиятулла Сәмигулла улы Идиатуллин
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышның булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелеңдә,
Ә җаныңда һәрчак ил гаме.
Туган як, туган җир, туган авыл… Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.
Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагырьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара.
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Аларның йолалары, бәйрәмнәре буыннан буынга сакланып калган.
Туган ягым – ул минем туып үскән авылым. Аның турында күп сөйләргә була. Шулай да мин туган авылыбызның кыскача тарихына тукталып үтәсем килә.
Авылымның исеме – Чичкан. Ул Кындырла елгасының уң ягына урнашкан. Аңа моннан дүрт йөз элек нигез салынган. Авылны “Тигәнәле” дип йөрткәннәр. Соңыннан исемен “Чечкен” дип алмаштыралар. Безнең авыл кешеләре бик тырыш, уңган. Алар төрлекчелек, игенчелек белән шөгыльлләнгән. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, Сабантуйларны көтеп алганнар.
Елдан-ел зураеп-матураеп бара авылым. Хәзер Чичканда ике йөздән артык йорт бар. Йортлар ак һәм кызыл кирпичтән ясалган. Өйләргә газ, электр, телефон да кергән.
Һәр авылның күренекле шәхесләре бар. Алар турында горурланып сөйлибез без. Безнең Чичкан авылында да күренелекле шәхесләр бар. Ә кемнәр белән горурлана алабыз соң без? Менә алар: язучы, прозаик, драматург – Ркаил Зәйдулла, Буа районы башлыгы, Татарстанның экология министры булып эшләгән Әгъләм Садретдинов, районыбызның баш агрономы – Илдус Минатуллин, подполковник, хәзерге көндә лаеклы ялдагы Сәетзада хәзрәт Гимаев һәм башкалар. Минем шуларның берсенә тукталып үтәсем килә. Ул якташыбыз, мәктәбебезнең элекке директоры, хәзерге көндә “Слава картофелю” агрофирмасының җитәкчесе, генераль директоры – Хасиятулла Сәмигулла улы Идиатуллин.
Хасият абый Чичкан авылында 1965 елны дөньяга килгән. Ул гаиләдә бишенче бала. Мәктәптә укыганда ук бик сәләтле булган, яхшы укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Спорт белән шөгыльләнгән. Ул җиде ел үзебезнең авылда, ә калган өч елны күрше Чурачык авылында укый. Чурачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чуваш дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамланган соң совет армиясе сафларында ике ел хезмәт итә. Укын Казанда дәвам итә һәм математика укытучысы дигән кызыл дипломын алып туган якларына кайта. Шул елларда, кызыл диплом белән укуын тәмамлаган кешеләргә хезмәт хакына 10 сум өстәгәннәр. Башта ул Тугай мәктәбендә эшли башлый.
Зилә Зәйдуллина,
Чувашия,
Чичкан авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Ферит говорит:
Хасиятулла Семигулла улы безнең Чуашстанның ил алдынгы милләтпәрвәре! Туган авылын, милләтен, гаиләсен, республиканы, татар дөнҗясын үз итеп гомерен бик актив кичерә. Миңа , Чуашстанның милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләгәндә, шундый шәхесләр белән эшләгәндә РӘХӘТ! Бөтенеседә шундый булса иде!