Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Рбишчага XVI гасыр уртасында берничә гаилә нигез сала
Бүгенге көнгә Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары арасында иң зурлардан булган һәм заманча киң җәелдерелгән матур инфраструктуралы Рбишчага XVI гасыр уртасында Рязань өлкәсенең Касимов шәһәре янындагы Азеево авылыннан күчеп килгән берничә гаилә нигез сала.
Аның авыл хакимияте урнашкан һәм иң күп кеше яшәгән ягы — Зур, ә икенчесе Кече Рбишча дип атала.
Рбишчада дини тормыш иң беренче урында торганга, манараларыннан тәүлегенә биш тапкыр азан яңгыраган мәчетләре һәм дини уку йортлары авылның иң матур бизәкләре булып тора. Алар арасыннан гыйбадәтханәләрнең иң өлкәне булып, моннан берничә ел элек кенә үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үткән Кече Рбишча тарихи мәчете санала. Бөек Октябрь революциясеннән соң большевиклар тарафыннан яраксыз хәлгә китерелгән Аллаһы йортына 1948 елда яңадан манара күтәрелә. 1994 елда тарихи мәчет янәшәсендә таштан яңа, ике катлысы төзелгәч, бу мәчет мәдрәсәгә әверелде.
Бүген биредә мөәзин Айрат Юсипов җитәкчелегендә җәй айларында балалар һәм яшүсмерләр, ә кышкы көннәрдә өлкәннәр бик теләп ислам дине нигезләрен үзләштерә. Айрат әфәнде үз шәкертләрен ел саен үткәрелеп килә торган “Шәкертләр бәйрәме”нә әзерли, шулай ук күркәм динебезне ныклап үзләштерүгә тарту нияте белән, алар өчен Казанга, Булгарга һәм башка истәлекле урыннарга сәфәр оештыра. 1990 елда халык акчасына үзәк мәчет төзелде һәм бирегә беренче имам итеп, тарихи мәчеттә бай дини тәҗрибә туплаган Әмин хаҗи хәзрәт Таҗетдинов билгеләнде. Ул ике дистәдән артык еллар дәвамында шушы мәхәлләне җитәкләде.
Аның вафатыннан соң, Мөнир хәзрәт халыкны дини юлдан алып барды, ә ул да 2017 елда бакыйлыкка күчкәч, халык тарафыннан Мансур хәзрәт Шәрәфетдинов имам итеп сайланды. Мәчет янәшәсендә үк мәдрәсәсе дә бар, биредә Карга авылы имамы – “Нур Аль Ильм” дини уку йорты җитәкчесе Дамир хәзрәт Каюмов йөреп, шәкертләргә белем бирә. Шулай ук җәй көннәрендә Мәскәүдә яшәүче дин белгечләребез дә туган нигезләренә кайта һәм халыкка ислам дине нигезләре буенча сабак бирә.
Ришат Рамазанов
Түбән Новгород өлкәсе, Рбишча авылы
Instagram: instagram.com/p/B803BKjCHPO
Ожидайте подведения итогов