Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Легендар җитәкче
Социалистик хезмәт герое Шамил Сафа улы Юсипов (11.08.1932 – 18.08.2000) Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Камка авылындагы укытучылар гаиләсендә туса да, гомерен Кызыл Октябрь районындагы Чүмбәли авылында үткәрә.
1968-1990 елларда җирле колхозны уңышлы җитәкләп аны ил күләмендә таныта. Шамил Сафинович ике тапкыр Ленин Ордены һәм башка күп төрле югары дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнә, КПССның XXV һәм IV Бөтенсоюз колхозчылар съездларында катнаша, 1973 елда Социалистик хезмәт герое исеменә лаек була.
РСФСРның Югары Советы депутаты буларак, Шамил әфәнде Сергач-Мәскәү поездын булдыруга, Сечен һәм Кызыл Октябрь районнары авылларына газ кертүгә зур көч куя.
Илнар Садыйков
Түбән Новгород, Кочко-Пожар авылы
Instagram: instagram.com/p/B9BwF22ChTG
Ожидайте подведения итогов