Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Милләтемнең асыл бер кызы
Җир йөзендә меңәрләгән авыллар һәм шәһәрләр бар. Шулар арасында минем туган ягым Мамадыш – иң матуры. Нократ буена урнашкан шәһәребез үзенең гүзәл табигате белән генә түгел, шул гүзәллекне тудыручы алтын куллы, кайнар йөрәкле күркәм кешеләре белән дә матур. Шуларның берсе – милләтенә, туган теленә, тормышка, чәчәкләргә, матурлыкка гашыйк Гөлфинур апа Дувалова. Ире Николай абый хәрби хезмәтен төгәлләгәч, туган җирләренә кайтып төпләнәләр алар. Гөлфинур апа да Красногорка урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укытып, балаларда туган телебезгә олы мәхәббәт, милләтебезгә файдалы шәхесләр тәрбияләүгә зур көч куеп, пенсиягә чыга.
Безнең татар шундый инде ул, кайда гына яшәсә дә, матур итеп яшәргә омтыла. Бу гаилә дә туган җирләрен гөлбакча итеп ясарга кайткан икән. Үзләренең проектлары белән зәвыклы итеп йорт торгызып, шул йортларын ел да тере чәчәкләр белән бизәп яши башлаганнарына да инде утыз еллап вакыт узган. Алар үстергән чәчәкләргә сокланмаган кеше юктыр. Анда барып керсәң, оҗмах бакчасына эләккән кебек буласың. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек! Бакча, балкон, ишегалды тоташ чәчәктә. Нинди генә төре үсми чәчәкләрнең: төрле төстәге лаләләр, ирисләр, пионнар, ромашкалар, лилияләр, георгиннар, цинияләр, петунилар, яраннар, флокслар, гортензияләр һ. б. Ә инде чәчәкләр патшасы – розалар чәчәк ата башласа, могҗиза, валлаһи могҗиза була. Чын мәгънәсендә туй, чәчәкләр туе! Чәчкәдән-чәчкәгә кунган күбәләкләргә карап, үзеңне серле, илаһи бер дөньяда итеп хис итәсең. Бу тамашаны күргән һәр кеше бик бәхетле саный үзен. Оҗмах бакчасын әнә шулай үз куллары белән ясый алар. Чәчәкләрне ярату – дөньяны ярату, туган җиреңне ярату ул. Табигать бирә торган чәчәкләр матурлыгын берни дә алыштыра алмый. “Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк”, – дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен да. Әнә шул бер чәчәк җитми күпләребезгә, бер чәчәк… “Чәчәкләр – тормышыбызның яме, бизәге. Алар рухыбызны баета, күңелебезне күтәрә, сафландыра. Хезмәте бик авыр булса да, үзебез дә шулардан ямь — тәм табып яшибез. Оҗмахны бу дөньяда ясап китәргә кирәк”, – диләр хуҗалар үзләре дә. Йортларны төзекләндерү буенча район күләмендә үткәрелә торган смотр-конкурсларда да даими катнаша Дуваловлар гаиләсе һәм һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар. Афәрин!
Фирая Мингалиева.
Мамадыш шәһәре
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов