Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Юлбусино йортлары
Әлеге йортта безнең авылның эшмәкәре Хәкимов Фирдинанд Габделхак улы һәм аның гаиләсе яши. Эшмәкәрлек эшен кайчандыр арендага кибет алып башлаган булса, хәзергесе вакытта берничә кибете,күптөрле техникасы бар.
Фердинанд төп нигездә гомер итүче тырыш, булдыклы, хөрмәткә лаек кеше. Авылыбызда үтүче чараларның төп иганәчесе. Шуларга өстәп ул әле тагын авылыбыз имам-хатыйбы.
Авылыбыз уртасында тарихи мәчетебез бар. Аның төзелүенә быел 105 ел була. Мәчетебез бер ара мәктәп булып торганнан сон, янәдән «Аллах йорты» булуын дәвам итә.
Былтыр түбәсе алмаштырылса да, стенасы тарихи бина икәнен искәртеп, нык тора. Бүгенгесе көндә мәчетебездә 5 вакыт азан әйтелеп, намаз укыла.
Алсу Вафина
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Юлсубино авылы
Instagram: instagram.com/p/B9huauWIY-1
Ожидайте подведения итогов