Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Сабирова Рәмзия
Сабирова Рәмзия — 1956 елның 25 июлендә Саба районы Ике басу Арташ авылында туа. Гомер буе сыер савучы булып эшләгән, 42 ел стажы булган, хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Рәмзия Гомәр кызы Саба районы Ике басу Арташ авылының оста куллы, хөрмәткә лаек, җыр-моңга сәләтле, балаларының, оныкларының яраткан әбисе.
Ике басу Арташ авыл китапханәсенең иң күп китап укучысы, «Ак калфак» клуб берләшмәсенең актив катнашучысы. «Саба сөлгесе», «Җиңү кулъяулыгы» конкурсында теләп һәм яратып катнашучы да әле ул. Кыскасы, Рәмзия апа булган, тырыш, уңган, сабыр һәм хөрмәткә лаеклы гүзәл ханым.
Арташ китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Арташ авылы
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях