Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Сәнҗәпов Рәшит Шәйхулла улы
Сәнҗәпов Рәшит Шәйхулла улы Озын Куак авылында туа. Бүгенге көндә Батыр районы депутатлары җыены депутаты, крестьян –фермер хуҗалыгы рәисе. Ул авылыбызны алга җибәрү өчен көчен дә, белемен дә, матди ярдәмен дә жәлләми. Рәшит абыйның авылыбызга тигән ярдәмен санап бетерерлек түгел һәм ул күпьяклы. Нинди генә өлкәне алып карасаң да авылдашымның ярдәме тимичә калмый. Элек пычракка батып йөргән урамнарда хәзер ак таш җәелгән.
Рәшит Шәйхуллович авылыбыздагы чишмәләргә яңа сулыш өрде, буалар казытты. Авылда уздырылган барлык бәйрәмнәр Рәшит абыйның матди ярдәменнән башка узганы юк. Өлкәннәр көне, инвалидлар көне, Мәүлид, Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәрендә өстәл әзерләү, бүләкләр бирү – барысы да аның ярдәме белән үтә.Ел саен диярлек ул Казан шәһәреннән артистлар китереп, халыкка концертлар, театрлар күрсәтә. Авылыбыз кешеләрен мәдәниятлы итүдә Рәшит абыйның роле бик зур.
Менә быел да театр елында ике мәртәбә Казан артистлары килеп спектакль күрсәттеләр. Озын Куак һәм авылыбыз җирлегенә кергән Чуваш Ишәге авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга, тыл хезмәткәрләренә һәм сугыш елы балаларына багышланган кара мәрмәр ташлардан ясалган Дан монументлары да Рәшит абый ярдәме белән бастырылды. Һәйкәлләр тирәсенә брусчатка җәелде. Авыл халкы яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә кылган игелекләре өчен аңа чиксез рәхмәтен белдерә.
Рузилә Хәмдиева
Чувашия Республикасы, Озын Куак авылы
Instagram: instagram.com/p/B9JPuFiJEKQ
Ожидайте подведения итогов
Ферит говорит:
Рәшит туган Сәнҗәпәв Чуашстанның менә дигән милләтпәрвәре! Туган авылы, милләте, гаиләсе өчен янып-көеп, чын күңелен биреп яши. Уңышлар! Исәнлек саулык!
Гюзелия говорит:
Самая вкусная продукция!!!
Лейсан говорит:
У КФХ Санзяпова Решита продукция действительно очень вкусная. Прекрасный коллектив, персонал производят свою продукцию с любовью. Успехов им!