Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылым кешеләре
Ишим авылында булдыклы, эшчән, хөрмәткә лаек, авылдашларына, милләтенә хезмәт итүче кешеләребез бик күп. Иң башта авыл халкының сәламатлеген кайгыртып, сакта торучылар турында язасы килә. Чөнки сәламәтлек булмаса, бернәрсә дә кирәкми.
Марсель абый һәм Надежда Ивановна Шайхиевлар бөтен гомерләрен Ишим авыл халкын дәвалауга багышладылар. Көн дип тормадылр, төн дип тормадылар- авылдашларына медицина ярдәме күрсәттеләр. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда, авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешеләре.
Нил абый һәм Сания апа Мугатаровлар. Нил абый күп еллар колхозда җитәкче булып эшләде. Районыбызның почётлы гражданины. Сания апа озак еллар шәфкать туташы булып эшләде. Вызовларга олы улы Илдар белән йөреп, аны “Медицина” белән мавыктырды. Хэзерге көндә Илдар Мугатаров, мәктәбебезнең алтын медалисты, Пермь шәһәрендә бик таныклы хирург. Районыбызда, авылда яшәүче барлык кешеләр “сәламәтлек ачкычларын” Пермьнән — Илдардан барып алалар. Якын-тирәдә аны белмәгән, аның турында ишетмәгән кешеләр юктыр. Ул һәрвакыт ялгыз калган әнисенең кайтып хәлен белешеп тора, эшләренә булыша. Илдар авылга кайту белән – “хирург кабинеты” эшләп китә. Интернет челтәреннән бер генә өзек: Мугатаров Илдар Нильич, заведующий отделением плановой хирургии, кандидат медицинских наук, высшая категория, г. Пермь. Клиническая медико-санитарная часть №1. ” Это не только прекрасный доктор, но и замечательнейший человек. Отзывчивость, доброта, готовность помочь и ответить на любые вопросы с чуткостью, пониманием и искренней улыбкой и теплотой в глазах, и все это после множества операций. Самое главное, что под чутким руководством Ильдара Нильича, отделение в целом наполнено атмосферой участия и заботы. С уважением, Лиза Кузнецова”. Без — авыл халкы Ильдар Мугатаров белән горурланабыз! Шундый ул үстергәне өчен Сания апага зур рәхмәтлебез. Күбрәк булсын иде андый врачлар!
Күп еллар татар халкының фольклорын өйрәнүче, 30 елдан артык “Ирень таңнары” халык ансамблен җитәкләүче Сабирова Резида Раффас кызы белән дә без горурланабыз. Татарстан, Россия күләмендә үткән фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясап, дан тоткан авылдашларыбыз алар!
Авылыбызнын бизәкләре — “Илһам чишмәсе “ төркеменә йөрүче ханымнар. Алар бүгенге көндә халкыбызның гореф-гадәтләрен, авылыбыз тарихын, сугышта катнашкан авылдашларыбызның язмышларын өйрәнүчеләр.
Төрле кешеләр яши безнең авылыбызда: кайберләре тыныч кына, үз җайларын карап кына яши торганнары да бар. Бар шундыйлары да: аларны бөтен нәрсә кызыксындара, авылдашларының язмышы дулкынландыра; андыйлар тормышны яхшыландыру, җанландыру турында уйланып, хыяллар белән яшиләр. Менә шундый тиктормас кешеләрнең берсе — Светлана Васильевна Гайнетдинова. Ул күп еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбиятен укыта, класстан тыш чараларны оештыру буенча директорның урынбасары була, соңыннан социальный педагог та булып эшли. Яңа идеялар тудырып торуы, кешеләр белән аралашырга белуе, тиктормаслыгы нәтиҗәсендә ул барлык эшләрне дә уңышлы алып бара.
Укыту һәм тәрбия процессында Светлана Васильевнаның төп юнәлеше – туган якны өйрәнү, туган якка, аның кешеләренә мәхәббәт тәрбияләү иде. Дәресләрне дә җирле материалларны кулланып үткәрде, укучылар һәм әти-әнилэр белән берлектә татар халкының гореф- гадәтләрен өйрәнде. 2 тапкыр Пермь краеннан Казанда үткән Бөтендөнья татарларының конгрессына делегат булып барды. Ул мәктәптә краеведческий музей булдыруга да зур хезмәт куйды. Укучылар һәм әти-әниләр аны кешелекле, максатчан, шаянлыгы, укучылар өчен кызыклы була белүе (генератор идей) өчен ихтирам иттеләр.
Роза Хәсәнова,
Пермь крае,
Ишмәт авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов