Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Юмарт Хаҗәр, җиләк Хаҗәр, коймак Хаҗәр…
Татарстаннаң мең чакрымга якын ераклыкта урнашкан Пермь краеның Октябрь районында Ишим дигән авыл бар. Безнең авыл Ирень елгасы буена урнашкан унике авылның берсе. Бу авылларны халык телендә” Ирень буе авыллары” –дип йөртәләр. Меңгә якын гына кешесе булган бу авылда бүгенге көндә егерме алты 80 яшен узган абый – апалар бар. Алар – авылыбызның бизәге, алар — авылыбызның әйтеп бетермәслек байлыгы. Шуларның берсе, Уразмәт авылында, 1939 нчы елның 20 нче февралендә, салкын, җилле, ләкин табигатьнең язга авышуын сиземләгән мәлендә Габдулхан абый һәм Нәгыймә апа гаиләсендәге беренче бала туа. Бу кызга, ул вакытта бик киң таралган, Хаҗәр исемен кушалар. Бу язмам шушы Хаҗәр турында булыр да инде. Яшьли әнисез калып, өч энекәшенә әни булырын, тагын бик күп тормыш сынауларын үтәсен уйладымы икән ул вакытта Хаҗәр кыз?
Сынауларны үтә – үтә, яшь, сылу кыз булып җитешә ул. 1959 ел, 6 июнь көне. Бер кашык су белән йотарлык 20 яшьлек нечкә билле, шаян, туры сүзле Хаҗәргә кемнең генә күзе төшмәгәндер? Шул көнне күрше Ишим авылы егете Фаек аның кулын сорый. Әтиләре сугышта үлеп калган, әниләре Саимә берүзе карап үстергән 7 баланың берсе – Фаек, тормыш авырлыкларын күреп үскән була. Фаекның әтисе булмаса, Хаҗәр үги әни белән үсә. Асия исемле бу апа шул хәтле әйбәт була. “Әни” тип әйтмәскә телем бармады, – ди Хаҗәр апа.
Ишимгә килүенә 60 ел үткән аның. Ире белән дүрт бала үстергәннәр: Идиал, Нәфисә, Гүзәлия, Фидәис. Һәр баласының күркәм хуҗалыгы, барысы да авылда яши. “Лыстыр агачның ботагы күп була, ” – ди бездә халык. Мин: “Әйбәт агачның ботагы күп була, ” – дип әйтер идем, чөнки бу затның туганнары исәпсез – хисапсыз…
Бүген кеше көннән – көн күбрәк дин юлына тартыла. Авылда динне иң күп хуплаучы, авыл халкын Ислам кануннарына, авылдагы гореф – гадәтләренә туры китереп соңгы юлга озатырга ярдәм итүче апаларның берсе дә инде ул Хаҗәр апа! Элек – электән кеше арасында булган ул. Башта йөзләрчә колхозчыларга кырда аш пешергән, соңрак, ветеринар санитары булып эшләп, ул кермәгән хуҗалык калмагандыр!
Хаҗәр апа бөтен җирдә көтеп алынган кунак. Шунысы да бик зәүмәтле, ул бөтен урынга күчтәнәч, сәдака белән йөри. Аны, чын – чынлап, “Юмарт Хаҗәр”, — дип тә атап була.
Светлана Гайнетдинова,
Пермь крае,
Ишим авылы.
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов