Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт – иң сөйкемле йорт
Нәкъ шулай диелгән бер хәдистә. Аллага шөкер, безнең татарда да шундый йортлар юк түгел, Нижгар төбәгендәге Кызыл Октябрь районының Зур Рбишча авылында да шундый бер йорт бар. Аның хуҗалары Зәки әфәнде һәм Наилә ханым үзләренең өч балаларына тиешле белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар, өчесе дә үз гаиләләре белән яши.
Гомер буе җирле мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле педагоглар башта оныкларын үстерешкәннәр, алары да бераз тернәкләнгәч, бала-чага белән кайнарга күнеккән бу ике тынгысыз җан тәрбиягә балалар алырга карар кыла. “Берничә ел инде шул фикер белән яшәдек, һаман ничектер туры килмәде, Ходайдан вакытмы җитмәгән булгандыр. Һәм бала-оныклар белән киңәшләшеп, ниһаять, ниятләдек. Барлык кирәкле кәгазьләрне юнәтеп, өлкә мәгариф министрлыгына киттек. Анда безгә балалар йортларында тәрбияләнүче бик күп баланың рәсемен компьютердан күрсәттеләр, әмма баштарак күреп алган дүрт туган Моториннар күңелнең кайсыдыр читенә кереп калган иде инде. Сез бит икене генә алырга җыенасыз, ә алар дүртәү, диләр. Шулай да киңәшләштек тә, нәкь шул балаларны алырга булдык,” – дип сөйләде Наилә ханым.
Беренче тапкыр балаларны май бәйрәмнәренә кунакка китерәләр, уку елы беткәч бөтенләйгә алып кайталар. Ике катлы зур, иркен йорт яңадан бала тавышы белән тула. Әлбәттә, җиңел булмый баштагы чорда, нәниләр түгел бит – иң кечеләре Машага 7, Боряга 9, Женяга 11, Юляга 14 яшь инде була, һәрбересенең шәхес булып формалашкан чоры, азмы-күпме үз әти-әниләре тәрбиясендә дә яшәгәннәр, соңгы дүрт елны балалар йортында тәрбияләнгәннәр (әниләре вафат, әтиләре ата хокукыннан мәхрүм ителгән), шул өскә алар бит рус балалары – башка мохит, бүтән дин дигәндәй…
“Безнең бу адымга сәерсенеп караучылар да булды, әмма зур педагогик тәҗрибәбезгә ышанып һәм таянып эшләдек без аны. Эштән лаеклы ялга чыккач ук киттек, әле көчебез бар иде, шуңадыр да ниндидер эшләнеп бетмәгән эш тойгысы күңелдә калды, хәзер ул тойгы юкка чыкты, бар булган назыбызны, белемебезне шушы балаларга һәм оныкларыбызга бирәбез, “ – ди Зәки әфәнде.
Мәктәптә дә гел мактыйлар бу балаларны, телне дә ярыйсы гына үзләштергәннәр. Хәзер инде барысы да диярлек үсеп җиткән – Маша 8 класста гел дүртле-бишлегә генә укый, Боря күптәнге хыялын тормышка ашырып, Казанда Суворовчылар училищесында хәрби һөнәр үзләштерә, Женя Түбән Новгородта техникумда белем алуын дәвам итә, ә Юля Зур Рбишчаның бер акыллы гына егете белән гаилә корган инде, ике бала үстерәләр.
Үзләренең бала-оныклары белән бернинди аерма ясамый Валемеевлар. “Бу мөмкин дә түгел, бүтәнчә булдыра да алмас идек. Олыларыбыз өчен алар балалары кебек, бер дә бүләксез кайтмыйлар, ә оныклар белән бөтенләй аерма юк, яшьләре дә бердиерәк булганга, уртак тел тиз таптылар,” – ди Наилә ханым.
Олыраклар үз юлларын сайлаган инде, ә Машадан үскәч кем булырсың дип сорагач: ”Әнием кебек укытучы,” – дип җавап бирде. Һөнәр сайлау – үз эшләре, иң мөһиме – гаилә тәрбиясе алып, намуслы, тәртипле булып үсәләр.
Наилә Жиһаншина,
Түбән Новгород өлкәсе,
Зур Рбишча авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов