Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Кешедә бар нәрсәдә гүзәл булырга тиеш
Инде ничә ел бертуктаусыз гаиләбез “Вакыт” газетасын укып бара. Шунда “Татар авылы” дип исемләнгән кокурс турында укыгач, башыма бер фикер килде. Безнең авылда да бит уңган кешеләр күп. Нигә аларны без танытмыйча шып кына яшәп ятабыз соң? Мин дөньяның иң матур авылларының берсе Тукай авылында туганмын. Тукай авылы матур, аның халкы мөлаем. Минем авылым көннән көн матурая бара. Тукай авылына ямь биреп, анда яшәгән халкына тәрбия биреп, авыл урнасында мәдрәсә эшләп килә. Мәдрәсәдән юл аша мәктәп урнашкан. Мәктәптә 300 дән атык бала белем ала. Тукай авылы танылган шәхесләргә бик бай түгел дисәм ялгыш булмас иде. Шулайда монда кул осталары, мөгаллимнәр, табиблар, авиация белән шөгелләнүче шәхесләребез җитәрлек. Тукай халкы башка җирдә яшәргә күнекмәгән. Шуңа күрә аның уңган халкын дөнья белеп бетерми.
Шушы язуымда Ямалетдиновлар турында сузем булыр. “Кешедә бар нәрсәдә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеледә”,-дип язган Антон Павлович Чехов. Чеховның язуы шушы гаиләдәге бар кешегәдә килешеп тора. Тукай авылының Ленин урамында Ямалетдиновлар йорты урнашкан. Шушы йортта яшәгән һәр кешедә кул остасы. Минсәмирә апа Тукай авылына Абзал белән Зәкия әби гаиләсенә килен булып Шыгырдан авылыннан килә. Ул Шыгырдан авылының мәктәбен тәмамлагач, Чебоксарга пешекче хөнәрен үзләштерергә укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап бетергәч, 1 ел Трикотажный фабрикада пешекче булып эшли. 1982 нче елның 2нче декаберендә Тукай авылына тәртипле, данлы гаиләгә килен булып килә. Зәкия әби бүгенгесе көнгә кадәр шатланып яши. Чөнки аның килене бар яктан да уңган. Андый кешеләр бик срәк булалар. Минсәмирә апаның матурлыгы, акыллы булуы белән тормыш иптәше Аймәт абыйда горурланып яши. Минсәмирә апа 28 ел буена мәктәптә идән юучы булып эшли. Мәктәпне кояш сыман елмаеп җылытып, хәрбер баланы юатып тора иде. Ярдәм сораучы булса акыллы киңәшләре белән ярдәм итә тора иде дип искә алалар укутучылар.
Аймәт абый белән Минсәмирә апа 3 малай үстергәннәр: Тәлгать, Марат һәм Ирек. 43 яшендә Минсәмирә апа кайнана була. Олы уллары Тәлгать күрше авылдан Рамия исемле кызны узенә пар канаты итеп алып кайта. Ул аерылып чыгып уз йортында тимер сатып көн күрә, хатыны торт пешерә.
Уртанчы уллары Марат абыйсының туе узып 3 ай вакыт узганнан соң, ул да үз гаилә учагыгын кабызып жибәрә. Абыйсы сыман Урмай авылының сүзгә күндәм, гүзәл, акыллы, уңган кызы Сиринәне бергә тормыш итәргә дип сайлап ала. Абыйлары сман гаиләдә ир тимер сата, хатын торт пешерә. Инстаграм челтәренә кереп iamaletdinovasirina ссылкасын ачсаң исең китә. 300 дән артык торт белән танышасың.
Шушы тортларны барысын да үз куллары белән Сиринә пешергән. Балалар өчендә, олылар өчендә җаен җайга китереп ясый ул. Беренче караштан ул тортларны кеше ясаганына ошана алмыйсың, зур цехта махсус апаратлар белән ясалган дер дигән фикер килә. Ә, юк бит, аларның барысында Сиринә үз куллары белән пешерә. Элек колхоз, кемнәрнең яши торган җирләре кечерәк, өстәп җир биргән. Минсәмирә апаларның өстәмә җирләре үзәк юл читендә урнашкан. Марат белән Сиринә шушы җирдә үз кибетләрен ачалар. Кибеттә беренче тимерләр генә булса, хәзер анда савыт сабалар, кирәкле өй җихазлары да сатыла башлады. Яңа товар кайтыр җитүгә Сиринә апа аларны интернетка урнаштыра. Өеңнән чыкмича, нинди әйбер кирәген сайлап алып була. Кибеткә килә алмаучыларга үзләре китереп бирәләр. Тукай халкы зур рәхмәтләрен укый шушы гаиләгә.
Ирек Минсафинов,
Чувашия,
Тукай авылы
Кешедә бар нәрсәдә гүзәл булырга тиеш
Ожидайте подведения итогов