Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы
Илнең терәге ир-егеттә, туган якның горурлыгы талантларда булса, аның абруен олы шәхесләр күтәрә, ди халык. Менә мин сезне авылдашым- шундый бер олы шәхес белән таныштырып үтәсем килә.
Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы 1952 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Әгъбәс авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Чуракай мәктәбен тәмамлаганнан соң, оештыру сәләтен күреп, гомер буе гел җитәкче вазыйфаларга гына билгеләнә Вәсим абый: Актаныш районы ВЛКСМ райкомында инструктор, оештыру бүлеге башлыгы, КПСС райкомында инструктор, хуҗалык рәисе урынбасары, 1982-1988 елларда Актаныш районы “Авыл хуҗалыгы химиясе” җитәкчесе, 1988 нче елдан район Советы халык депутатларының Менделеевск районы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Менделеевск районы администрациясе башлыгы… Аннан соңгы хезмәт эшчәнлеге башкалабыз белән бәйләнгән. Саратов шәһәре Дәүләт һәм муниципаль органнары белән идарә итү институтын, Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлаган авылдашыбыз 1999 нчы елдан Татарстан сәүдә һәм экономик багланышлар министры урынбасары итеп билгеләнә. “Татарстан көнкүреш сервизы” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, ә 2009 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан республикасының инкассация идарәсе җитәкчесе булып эшли. Республикабыз өчен иң җаваплы елларда- 1990-1995 нче елларда- Татарстан халык депутаты булып сайлана.
Ул зур җаваплылык белән җәмәгать эшләрен алып барырга да вакыт таба: Республикабызда Актаныш районы якташлык җәмгытен озак еллар дәвамында уңышлы җитәкли. Эшне тиешле югарылыкта намус белән башкарганы өчен җәмгыять ел саен Республика җитәкчелеге тарафыннан 1-2 урыннарга лаек дип табыла, күп сандагы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Вәсим Хуҗаҗан улы туган авылы, туган ягы, үзе белем алган мәктәп коллективы, үзен зур тормыш юлына чыгарган укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора: аларга матди ярдәм күрсәтә, бүләкләр ясый. Үзе укып чыккан мәктәпкә бүләк ителгән УАЗ автобусыннан тыш район үзәк больницасына, Иске Байсар больницасына, Пучы картлар йортына, мәктәпләргә, җирлегебез хуҗалыгына һ.б. социаль объектларга 10 нан артык автомашина, автобуслар бүләк итте. 2012 нче елда Иске Әгъбәз авылында сугышта батырларча һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл ача. Анда шулай ук сугыштан кайтып, авылыбызны торгызып, хезмәт күрсәтеп, төрле елларда вафат булган сугыш ветераннарының да исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Һәйкәл янына урнаштырылган пушка сугыш дәһшәтен безгә, яшь буыннарга искәртеп тора. Шул ук елны аның тырышлыгы белән Чуракай мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң җәмәгать үзәге сыйфатында кабат халыкка хезмәт куя башлый. Күрсәткән игелекләре өчен Актаныш районының “Алтын йөрәкле кешесе” дигән исемгә лаек дип табыла. 2015 нче елда аның тырышлыгы белән Иске Әгъбәз авылында фельдшер-акушерлык пункты сафка баса. Аны ачу тантанасына Вәсим абый белән берлектә хәтта Республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да кайтып, халыкка үзенең изге теләкләрен юллый. Авылыбызда су трассасын алыштыру, Калмия елгасы аша салынган күперне яңарту, авыл юлларын каты өслек белән түшәүдә куйган хезмәтләре өчен олысы-кечесе рәхмәтле аңарга!
Рамил Сәлахов,
Актаныш районы,
Чуракай авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов