Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Туган авылым тарихы
Ераклардан тарих эзләмим мин,
Иж-Бубыем үзе бер тарих.
Н.Сипова.
Иж-Бубый авылы XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнгән авыл.Әгерҗедән 5 чакырым көньякта, Бубый елгасы буенда, Иж елгасына якын урнашкан. Иж-Бубый авылында әүвәл чирмешләр яшәгәннәр. Иж-Бубый 1640, 1685 еллардагы архив документларында чирмешләр авылы буларак телгә алынган. XXVII йөз ахырларында татарлар күчеп килә башлагач, чирмешләр моннан киткәннәр. Габдулла Бубый үз хезмәтендә “Бубыйга мөселманнардан иң элек күчеп килгән адәмнәр Казан губернасы Кара Дуган (хәзер Балтач районында) авылыннан Сөләйман вә Габдулла исемендә ике кеше булмыштыр. Боларның Бубыйга тәгаен генә кайчан килүләре мәгълүм булмаса да,якынча 1730 нчы елларда булырга кирәк” дип язган. Әмма авылга татарлар әүвәлрәк килгәнне раслый торган архив документлары бар. Аларның Иж-Бубыйга урнашу вакыты моннан 330 еллап элек чорга, ягъни 1685-1690 нчы елларга туры килә.
1710 елда авылда татарларның 8 хуҗалык булып яшәгәнлеге билгеле. Ә 1716 елда авылда 10 хуҗалыкта 45 татар кешесе исәпләнгән.
Рәсми документларда бу авыл елга исеменә нисбәттә әүвәлрәк (1780 нче ел-ларга кадәр) Иж дип кенә йөртелгән. Авыл Иж һәм Бубый елгалары арасында урнашканлыктан Иж-Бубый атамасы кулланышка кереп киткән. Елга исеме булган Иж-төрки-татар телендәге “иш” сүзеннән дигән караш бар. Шулай ук элекке архив документларында һәм географик карталарда да ул “Иш” рәве-шендә язылган. Гәрчә удмурт галимнәре бу атаманы удмурт теленә бәйләп аң-латырга омтылалар. Бубый (Бобья) – галимнәр язуынча,удмуртларның элекке ыруг атамасы. Хәзерге вакытта Иж-Бобья исемле авыл Удмуртиянең Грахово районында, Верхняя Иж-Бобья авылы Удмуртиянең Кече Пурга районында да бар. Беренчесен хәзерге Әгерҗе районындагы Иж-Бубый авылыннан 1832елда күчкән чирмешләр нигезләгәннәр. Удмуртиядәге Алнаш районының Варали авылын да 1817елда Иж-Бубый чирмешләре нигезләве мәгълүм. Бобья атамасы кергән авыллар Удмуртиянең башка районнарында да бар.
Авылның җирләре аз булган. Иж-Бубыйлылар XVIII йөздә үк сәүдә эше белән Мәкәрҗә, Мәскәү, Оренбург, Пермь, Екатеринбург, Урта Азия, Себер һәм башка тарафларга йөргәннәр. ХХ йөз башында бу авыл халкы сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән.
Рәфисә Мусина,
Әгерҗе районы
Иж-Бубый авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов