Төркиядәге хәзерге Татарстаннан күчеп килгән татарлар тарафыннан 1895 нче елны нигез салынган, Искешәһәрдән 80 чакрым ераклыкта урнашкан авыл — Османие, иске исеме белән Куруһөюк авылы.
Гомумән, Төркия авылларына балчык белән сыланган таш өйләр хас. Ә менә Османия авылындагы өйләргә татар бизәкләре төшерелгән! Авылга килеп керү белән үк үзеңне татар авылында итеп хис итәсең! Татар читтә дә үзенең миллилеген сакларга тырыша.
Авылда кышларын 15 гаилә тора. Җәйләрен исә бу сан ике тапкырга арта. Авылда мәчет сакланып калган. Мәктәпләр юк инде. Берсе 1996 нчы елны «Татар мәдәният үзәге»нә әверелдергән. Балалар районга, ун чакрым чамасы ераклыктагы Чифтәләргә барып укый. Авылда өлкәннәр татарча сөйләшә, яшьрәкләре сөйләшмәсә дә аңлый.
Зара Кебир
Төркия, Куруһөюк вылы
Instagram: instagram.com/p/BWM5tTHB8YA
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Enes говорит:
Biznin avıl. Bik yaratam
Рамиль говорит:
Тавышымны бирэм.
Ivan говорит:
Love it
Ilgiz говорит:
Шундый кызыклы маглуматлар язган эчен сезгэ зур рахмат хормэтле миллэттэшлэр!