Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Сыры Голланд сырларыннан ким түгел
Сыйлы көнең сыер белән, дип юкка әйтмәгән халык. Сыер асрасаң, табыныңнан сөт-май өзелми, калганын хөкүмәткә тапшырып, гаилә бюджетын тулыландырасың. Борынгылар әйткәндәй, мул-ризыкта, Гани бай яшисең. Зәй районы Сармашбаш авылында яшәүче Розалия Халикова күпләп сыер малы асрап, җитеш тормышта күпләрне сокландырып шаккатырып яши.
Аңа бу хирыслык әнисе Йөзлебикә ападан килә. Ул гомере буе сыер савучы булып эшләп, күпләп мал-туар асрады һәм аңа бу эштә өлкән кызы Розалия булышлык итте. Ул үзе дә әнисе кебек күп еллар терлекчелек тармагында эшләде, сыер сауды. Лаеклы ялга чыккач, Розалиянең эшсез утырасы килмәде: кече ферма программасына керде. Шул рәвешле Халиковлар өч сыердан аларны сигез башка җиткерде.
— Үзе бер колхоз бит. Розалия сыерларын савып, аның продукциясен Зәйгә барып сатып та кайта, өлгермәгән җире юк, -ди әнисе Йөзлебикә апа.
Ул инде тугызынчы дистәсе белән бара, булдыра алган кадәр кызына булышырга тырыша. Алма агачыннан ерак төшми, дип әйтүләре хак. Аның кызлары, оныклары, аларның балалары да да үзенә охшаган. Оныклары каладан кайтып, дүрт көн көтүгә чыкты. Эшләүләре безнең өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен бит, ди Розалия.
Халиковлар сыерлардан тыш, үгез маллары, сарык, күпләп кош-корт, тавык-чебеш тә асрый. Бакчасында берничә баш умарта оялары да бар аларның. Гаҗәп, аларны карарга каян барысына да өлгерәләрдер шулай!
— Язын кош-корт сатучы Гөлфая иң элек безнең капка төбенә килеп туктый. Аларны шулай күпләп иртә яздан алабыз, быелгылары шактый үстеләр инде, -ди Йөзлебикә апа.
Кош-корт (бройлер чеби, үрдәк, каз, күркә) алуга субсидия программасына керергә дә исәбе бар хуҗабикәнең. Көзен аларны тереләтә дә, суеп та, каклап-тозлап та сата ул. Кыскасы, йорт биләмәсендәге җанлылыкка — тырманып йөрүче кош-кортларга карап сокланырлык. Розалиягә һәр эшендә тормыш иптәше Феликс — булышчы, терәк. Чаллы шәһәрендә яшәүче кызлары Гөлчәчәк, Гөлзирәк, Олеся да гаиләләре белән кайтып булышып торалар.
— Сыер саву аппаратын район җитәкчелеге бирде, аларга зур рәхмәт, терлек асраучыларга игътибар булуы сөендерә, — ди хуҗабикә.
Розалия җәен сөтне хөкүмәткә дә тапшыра, кышын Зәйгә барып сата, ярминкәләргә йөри. Сөт һәм сөт ризыклары үтемле аның. Маен да яза, кортын да әзерли, сырын да ясый. Сыры голланд сырларыннан ким түгел. Эшне чиста итеп, җиренә җиткереп башкара, шуңа да үз клиентлары бар.
Халиковларның һәр сыер, һәр бозауның исеме бар. Белянка, Ромашка, Карлыгач, Черныш… Узан яз алган токымлы сыерларына Сандугач дип исем кушканнар.
Рәзимә Кашапова,
Зәй районы,
Сармашбаш авылы.
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Энже говорит:
Сырлары магазин сырыннан ким тугел.
Федора Николаевна говорит:
Маллар асраган кешегэ туземлек-сэлэмэтлек телим.Читтэн караганда гына жинел кебек куренэ аларнын тормышы. Хэзерге заманда яшьлэр дэ бик атлыгып тормый мал тэрбиялэргэ, эзерне сатып алу ягын карыйлар. Унышлар сезгэ.
Разима говорит:
Рузалиянең җитешмәгән җире юк
Разима говорит:
Рузалинең өлгермәгәнг җире юк
Федора Николаевна говорит:
Молодец, Розалия.