Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Сабирова Фәүзия әби
Жәйге иртә. Тирә-юньгә юкә чәчәге, бал исе таралган. Якындагы кечкенэ инеш буенда ускән таллыктан сандугач сайравы ишетелә. Сабирова Фәүзия келәттә бал суыртырга кирәк-яраклар хәстәрли. Килене Рәгидә иртәнге чәй эзерли. Эле оныклары тәмьле йокыларыннан уянып житмәгән.Балалар, әниләренең иртәнге чәйгә дәшеүн көтеп, иркәләнеп яталар. Явлаштау авылындагы Сабирова Фәүзия әби ихатасында инде бер гасырга якын жәйге иртәләр шулай башлана.
Фәүзия әби 99 яшен ваклады. Ул үзе озын гомерле булуын Аллаха тәгәләнең бүләге дип саный. Андый бүләккә нинди кешеләр лаек була икән? Бәлки Фәүзия әби шикелле яхшы вакыйгаларга тыйнак кына сөенеп, хәсрәтләрне сабырлык белэн күтәргән, кулында һәрвакыт шөгыле булган кеше лаек буладыр.
Фәүзия әби Явлаштау авылында 1921 елда туган. 1938 елда шушы авыл егете Сабиров Салих белән гаилә коралар. Фәүзия әбинең ирен авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Бу елларда авыл тормышы жайга салына башлаган гына була. Ләкин Бөек Ватан сугышы халыкның тормышын астын-өскә китерә, авылнын сөлектәй егетләре, имәндәй ирләре фронтка китә. Салих абыйны авыл кешеләре «кырыс кеше иде» -дип искә алалар. Заманасы кырыс булган, йомшаклык белән ул йөкне тарта алмаган булыр иде. Авылда картлар, хезмәткә ярамаган ирләр һәм бала-чага гына кала. Фәүзия әбинең сугыш елларындагы һөнәре «хлебопашец» дип язылган. Әйе, хатын-кызлар, балалар иген үстерәләр, фронтовикларга посылка әзерлиләр, урман кисәләр. Сугышнын беренче айларыннан ук авылга үлгән, хәбәрсез югалган красноармеецлар турында хәбәрләр килә башлый. Салихнын энесе Нәжип тә фронтта хәбәрсез югала.
Сугыш елларында авыл кешесе үзенэ генә ышана ала. Чатнама суыклар, ачлык-ялангачлык, авыр хезмэт. Атларны да фронтка жибәрәләр.
Фәүзия әбинең биеме, Әсхәпҗамал карчык , бик ипле була. Ул яшь кенә киленен тормыш алып барырга өйрәтә, үзе белән умарта карарга алып чыга. Бу хужалыкта электән умарта тота торган булалар. Фәүзия әби биеменнән ишеткән умарта карау серләрен кунеленә сендерә бара. Әсхәпжамал карчык «умартаны бетермәгез» — дип, киленнен колагына киртләп куя.
Күп корбаннар, хәсрәтләр бәрәбәренә Җинү көне килә. Фронтка киткән ир-атларның өчтән бере генә авылга әйләнеп кайталар. Сугыш тәмамлангач та, авылда тормыш тиз генә жайга салынмый. Фермалар жимерек, малларга азык житми, кырылып үләләр, жирне үгезләр белэн эшкәртәләр. Явлаштау авылына башка районнардан урман кисүчеләр китереп, өй саен жиде-сигез кеше урнаштырып чыгалар. Авыл хатын-кызлары, шулар арасында Фәүзия әби, бу сынауларны да үтеп чыгалар. Колхозларга тракторлар бүленә башлый, МТС лар оештырыла, җимерек фермаларны төзекләндерергә дәуләт ярдәм күрсәтә. Халык йорт-җирләрен яңартырга тырыша, юлларны, күперләрне тәртипли башлыйлар. Фәузия әби бер-бер артлы жиде бала алып кайта, умарталарын карый. Колхозчылар трудоденга эшләгән елларда, балны район оешмаларына тапшыралар, шуннан гаиләгә әз булсада акча керә. Салих абый 1948 елда авыл Советы председателе вазыйфаларын тапшырып, Калинин исемендәге колхозга эшкә күчә. Фәүзия апа белән Салих абый 3 малай, 4кыз үстерәләр. Уллары, 18 яшьләре тулуга, Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайталар. Балаларнын һәрберсе белем алып, һөнәр үзләштереп, тормышта уз урыннарын табалар, гаилә коралар.
Фэузия әбиләрнең йортлары нәкъ авыл уртасына урнашкан. Урам ягында зур гына яшелчә бакчасы, алмагачлар арасында төрле төсләргә буялган умарта оялары куелган, йорт белән корылмалар эчкәрәк, тыкрык буйлап урнаштырылган. Бу ихатага килеп кергәч, монда пөхтә, хезмәтне сөюче хуҗалар яшәгәнен тоясың.
Оркыя Балтачова,
Саба районы,
Явлаштау авылы.
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Насима говорит:
Булдыра