Рифкать ага Шафиков Теләче районында яшәсә дә, күңеле, җаны, эш — гамәлләре белән Саба районының Олы Кибәче авылында дип әйтсәк дөрес рәк булыр. Чөнки авылыбызга, аның кешеләренә, мәктәпкә, җирлегебезгә һәрдаим ярдәм итеп тора.
Иганәче авылдашыбыз ярдәме белән авылыбыздагы чишмәләр төзекләндерелде, авыл халкын каршы алучы, сәфәргә баручыларны хәерле юл теләп озатып калучы авыл капкасын да ул куйдырды. Рифкать ага ел саен «Нәүруз» бәйрәмендә авыл халкын кайнар пылау һәм тәмле коймаклары белән дә сыйлый.
Мәктәп укучыларына ел саен бушка спектакль карау мөмкинлеге дә тудыра. Шулай ук авылыбызга җиңү алып кайткан авылдашларның исемен мәңгеләштерү максатында, авыл уртасына бик матур һәйкәл куйдырды. Изге күңелле авылдашыбызның хезмәтләрен санап бетерү мөмкин дә түгел. Рифкать ага кебек үз уллары, авыл дип җан атып йөрүчеләре булганда, авыл яши.
Кибәче китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Кибәче авылы
Instagram: instagram.com/p/B9jPNJfqljb
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Гузель говорит:
Рифкать абый безнен Кибэче халкына курсәткән хөрмэтегез өчен бик зур рэхмэт Сезгэ
Альфия говорит:
Чишмэлэрнен чылтырап аккан хэр тамчысында Сезнен исем янгырый.Чишмэлэребез очен без бик рэхмэтле!
Рэшит говорит:
Туган ягы,туган авылы очен жаны- тэне белэн янып йоруче Рифкат Зыятдин улына рэхмэт сузлэре генэ дэ эз булыр…Ана алга таба да телэклэрен чын итэрлек саулык,хыялларына канат куяр якыннарынын янэшэсндэ булуын телэп калабыз!!