Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Легендар чемпион
Күренекле авылдашыбыз, танылган көрәшче, Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Шазам Сафин 1932 елның 7 апрелендә Горький өлкәсенең (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы (элекке Кызыл Октябрь) Кочко-Пожар авылында гади эшчеләр гаиләсендә туа. Ул малай чактан ук милли көрәш белән мавыга — иптәшләре белән көч сынаша. 1939 елда Шазам әти-әнисе белән Мәскәүгә күчеп килә.
Улының спортка тартылуын күреп, әтисе аны «Труд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә бирә. 1947 елда Шазам Сафин классик (грек-рим) көрәш белән шөгыльләнә башлый. 1950 елда Ленинградта яшүсмерләр арасында СССР беренчелеген ота, ә 1951 елда Одесса шәһәрендә уздырылган СССР чемпионатында өченче урын ала. 1953 елда Мәскәүнең физик культура техникумын тәмамлый. 1952 елда Хельсинкида узган Олимпия уеннарында (анда Советлар Союзы спортчылары беренче тапкыр катнаша) 20 яшьлек Шазам Сафин Төркия, Норвегия, Дания һәм Чехиядән килгән иң көчле көндәшләрен, ә финалда 1948 елгы Олимпиада, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, швед Густав Фремны (тимер Густав) җиңеп, алтын медаль яулый.
Алга таба ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясый һәм күбесендә чемпион исеменә лаек була, әмма аның Олимпия уңышы бер генә нәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Атаклы спортчы якташыбыз, кызганычка, 1985 елда, нибары 53 яшендә вафат була. Ул Мәскәүнең Данилов үзәк мөселман зиратында җирләнгән, әмма Шазам Сафинның якты истәлеге авылдашлары күңелендә мәңге саклана.
Кадрия Әндәрҗанова
Түбән Новгород, Кочка-Пожар авылы
Instagram: instagram.com/p/B9D8hygiq_w
Ожидайте подведения итогов