Хәзерге заманда кулдан ясалган әйберләр игътибар үзәгендә. Кабатланмас бизәлешләре белән алар үз фантазиясенә таянып иҗат иткән останың рухи байлыгын һәм дөньяга карашын сурәтли.
Килдебәк авылында гомер итүче Альберт Латыйпов гади көнкүреш җиһазларында матурлыкны күрә белә, шул ук вакытта аларның экологик чиста материалдан булуларына, ныклыгына әһәмият бирә. Һич арттыру түгел, агач та утырткан, йорт та төзегән, тормыш иптәше Рәүфә белән бер ул, бер кыз үстерүче, агач эше остасы – авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе.
Латыйпов Альберт абый 1973 нче елда, Килдебәк авылында туган. Килдебәк урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, Казан сәнгать училищесында белем ала. Художник, укытучы, котельныйда оператор булып эшләгән. Хәзерге вакытта төзүче булып эшли. Эштән бушаган араларда картиналар ясый, агачтан эшләнмәләр эшли.
Килдебәк авылы китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Килдебәк авылы
Instagram: instagram.com/p/B9QYu9WCa91
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях