Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Күпербаш матур авыл
Күпербаш матур авыл 40 кына йорттан торса да. 1895 елда Зур Кельтей елгасы ярында барлыкка килгән, ул Галикей Солтанголовның биш улы балалары өчен йорт була. Монда барысы да бер-берсенә туган. Хәтта, кем туган түгел иде шунысы да туганнашканнар инде!
Бездә теләсә кайсы тәрәзәдән карасаң да — бөтен җирдә идиллия. Хәтта песиләр дә моны аңлый һәм көннәр буе безнең якларыбыз белән сөенә ала.
Безнең Күпербаш авылының чын бизәге — 1923 елда төзелгән «Иман нуры» мәчете. Аның өчен Кәльтей елгасында күпербашлылар җирләрендә тегермәннәре торган урыс Осип Вострецов урман сатып алган.
Менә шулай ул авыл халкына рәхмәт белдергән. Мәчет архитектура һәйкәле булып танылды. Ул төбәктә манарасы киселмәгән бердәнбер мәчет. Монда да 1935 елда пычкылар белән активистлар килә. Ләкин, мәчет янына барча халык җыелып, изге урынны бозырга бирмиләр. 97 ел дәвамында безнең гыйбадәтханә тирә-юньне бизи.
Илшат Иманголов
Башкортстан, Күпербаш авылы
Instagram: instagram.com/p/B9G7mBQBnhR
Ожидайте подведения итогов