Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Кушкүл улы – милләт атасы
Һәр эшнең әүвәл ахырын уйлап гамәл кылучы, ышанычлы, сабыр холыклы, тәвәккәл, көчле рухлы, изге күңелле милләттәшебез – Кәшиф Кашшаф улы Асадуллин турында бүгенге мәкаләм.
Горурланып әйтә алам: Кәшиф әфәнде – Омски өлкәсенең Большеречье районы Кушкүл авылында дөньяга килеп, башлангыч белемне дә, рухи тәрбияне дә шунда алып, Кушкүл коесының шифалы көмеш суын эчеп, чиста һавасын сулап, иркен урамнарында, чәчәкле болыннарында уйнап үскән минем якташым.
Безнең тирәктә Кәшиф абыйны белмәгән, танымаган милләттәшебез бар микән?! Юктыр, мөгаен. Өлкәбездәге татар тормышын үстерүгә зур өлеш керткән, 30 ел буена «Умырзая», «Наза» сәнгатькәрләренә һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп торган иганәчеләребезнең берсе бит ул! Әйтик, былтыр Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә узган «Сүзге–Тора» II Халыкара фестиваль- бәйгесенә Кәшиф әфәнденең ярдәме белән барган Үләнкүл сәнгатькәрләре беренче урыннарны яулап кайтты. Ә өлкәбездә үткәрелгән милли бәйрәмебез – Сабан туйларына традицион рәвештә ярдәм күрсәтүе, Үләнкүл һәм Кушкүл авылларындагы сугыш һәм хезмәт ветераннарына ясаган бүләкләре чиксез аның… Ә мәчетләргә күрсәткән ярдәмен сөйләп тә торасы юк. Шөкер, безнең арабызда игелекле кешеләр бар дип, шатланып куям.
Нәкъ 30 ел элек үҗәтлеге, тырышлыгы, максатчанлыгы ярдәмендә үз бизнесын булдырган тәҗрибәле эшмәкәр – «Болгар» янгын куркынычсызлыгы фирмасының генераль директоры ул. Хезмәт юлын гади эшче-слесарь сыйфатында башлаган. Соңга таба нинди генә җаваплы урыннарда эшләмәсен: ведомстводан тыш сакчылык «Арсенал» оешмасында сигнализация буенча инженер-электрик булыпмы, саклау һәм сигнализация куркынычсызлык системасы буенча «Сигнал» кооперативының җитәкчесеме, янгын куркынычсызлыгы үзәге – «Болгар» җитәкчесеме – бөтен теләге кешеләргә ярдәм күрсәтү булган икән.
«Карактан – кала, уттан – калмый» диләр безнең халыкта. «Хезмәтебез җиңелдән түгел, бик җаваплы, әмма файдалы», – ди ул үзе. Янгын чыгып, зур тетрәнү кичергәннәргә дә ярдәм итә икән безнең Кәшиф абый! Зур йөрәкле милләттәшебез белән горурланырга гына кала!
Кәшиф абыйның гаилә әгъзалары белән якыннанрак таныштырып китү дә урынлы булыр дип саныйм. Хатыны Гөлфия апа – Үләнкүл авылы кызы, белмәгән эше юк: бик тырыш, үзара тату, 9 балалы гаиләдә тәрбияләнгән.
«Гөлфия әйбәт, ипле, аш-суга да оста, йөзеннән елмаю китми», – дип мактый аны гаилә дуслары. Әйтергә кирәк, ипле, өлгер булган өчен, Казаннан, Башкортстаннан килгән эстрадабызның танылган җырчыларын, чит илләрдән килгән мәртәбәле милләттәшләребезне үз өендә сыйлый, кунак итә. Сүзнең дөресе яхшы: икесе дә кунакчыл, өйләренә килгән һәрбер кешене хөрмәтли белә алар.
Рәкыя ЯКУБОВА,
Омск өлкәсе,
Кушкүл авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов