Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Килегез эле Чутайга,тауларга менеп мәтрушкә җыярбыз
Тауларга сокланып торучы кызнын исеме Динэ. Әлки районы кызы. Татарстан республикасы Балтач районы Чутай авылын сагынып ел да сабантуйга кайта Динә. Әллә мин шушы авыл кызы булдым микэн, дип колә ул. Авылыбыз яныннан Кугуборка елгасы агып уза. Елга аша купер салынган.
Купердән чыгуга Киров үзәнлеге һәм таулары башлана. Шушы үзәнлектә язгы кыр эшләре беткәч авылым халкы гөрләтеп сабантуй уздыра.
Тауларны без безнеке дибез, ә чынлыкта ул Киров өлкәсенеке.
Тауларның матурлыгын күрмичэ аңлатып булмый. Килегез әле Чутайга, тауларга менеп мәтрушкә, чия, җир җиләге, каен җиләге, артыш җиләге, каен миллеге җыярбыз.
Авылны елга бер тапкыр тау башына менеп кузәтәм мин. Авыл халкы тырыш бит ул. Яшьләр эштә. Пенсиядәгеләр йорт эшен кыштырдата.
Кеше кырмыска кебек гел хәрәкәттә. Кайсы төзи,кайсы сүтә. Җәй көне чебиен, үрдәген, казын үстерә. Көтүен куа, бәрәңгесен, яшелчәсен утырта.
Ә бакчалардан чүпне ничә тапкыр чистарта. Беркайчан зарланмый. Ә бары, ярый кышы бар әле, дип куя.
Татарстан республикасы Балтач районы Чутай авылында тырыш халык яши. Тырышлык аларның яшәешләрендә күренә.Менә мин сезнең хозурга 7 йорт тәкьдим итәм.
Авылда бик күп күркәм йортлар.Авылдашларга матур йортларыгызда тыныч яшәгез дип әйтәсем килә. Авыртмагыз.
Тапкан малларыгызның игелеген күрерргә язсын.
Әлфинур Сафиуллина
Татарстан, Балтач районы, Чутай авылы
Instagram: instagram.com/p/B9JkxhNq6Gh
Ожидайте подведения итогов