Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Хәбир Сабиров
Никтер урак өсте вакытында безнең халык комбайнчыны мактый, аңа дан җырлый. Ә менә шул комбайн җыйган икмәкне кабул итеп алучы, икмәкнең бер бөртеген дә сарыф итмичә аны тиешле урынга җиткерүче машина йөртүчеләр күләгәдә кала. Аларның да бит бу эштә саллы гына өлеше бар. Быел Хәбир Сабиров 31нче көзен урак өстендә каршы алачак. Армиядән яңа кайткан, әле юньле-башлы сакал-мыек та чыкмаган егет булып утырган булган ул йөк машинасы артына.
Өч дистә ел күз ачып йомганчы узган да киткән. Каршымда иллесен тутырган, гаиләсен корган, инде онык сөяргә өлгергән тормышта нык басып торучы ир басып тора. Шушы вакыт эчендә күпме машина, күпме җитәкче алмашынган, колхозлар таркалган, хезмәт хаксыз, бер капчык икмәк өчен эшләп йөргән чаклар да булган… Шулай да эшенә, җиренә тугры калган ир солтаны ул.
-Бер эштән дә тартынмыйбыз без, эше булсын гына! – дип елмая Хәбир. Өендә дә тик тормый ул. Тормыш иптәше белән абзар тутытып мал-туар асрыйлар. Безнең авыл менә шундый эчкерсез, гади, тырыш, хезмәте белән матур кешеләрдән тора. Алар авылны яшәтә, алар авылны яшәртә! Авылым йортларындагы утлар акрынлап сүрелеп барганда нәкъ менә бу кешеләр аның киләчәген өметле итә.
Резеда Сабирова
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы
Instagram: instagram.com/p/B9coRMxB2Ra
Ожидайте подведения итогов