Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Шуңа да алар күңелләрендәге матурлыкны кешегә өләшү өчен матур итеп сөлгеләр, ашъяулыклар, калфаклар чиккәннәр. Ә бу һөнәрне исә дәвам итүчеләр безнең авылда бүгенгесе көндә дә бар. Шуларның берсе Хафизова Гөлфия Рәхимҗан кызы.
Ул һөнәре буенча укытучы. Авылыбызда урнашкан интернат-мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башлангыч белем бирә. Һәм буш вакытларында тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар,картиналар, калфаклар чигәргә ярата.
Аның чиккән чигүләре күз явын алырлык матур. Республика, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда, күргәзмәләрдә һәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Шулай ук чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Җәй көне исә ишек алларын берсеннән берсе матур чәчәккә күмә. Ул гаиләдә кадерле әни, оныгына яраткан дәү әни. Саба районы Кызыл-Мишә авылы
Гөлнәзирә Әүһәдиева
Татарстан, Саба районы, Кызыл-Мишә авылы
Instagram: instagram.com/p/B9gdl7plqED
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Назипова говорит:
бик куркэм