Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Гөлүсә Галимова
Авылыбызның югары очында тагын бер Гөлүсә исемле уңган киленебез яши. Гөлүсә Галимова Укмасыбызга шәлләре белән дан тоткан Күгәрчен авылыннан килен булып төшкән.
Кечкенәдән шәл бәйләп үскән кыз күзен йомып та энә белән җептән төрле тылсымнар үрә. Шәл генә түгел, төрле төстәге матур башмаклар, йон бияләйләр бәйләп сата. Нәни оныгы Зәринә дә Дәү әнисе бәйләгән уенчыкларга кинәнә.
Көзен-кышын бөтен вакытын кул эшенә багышласа, яз, җәй айларында бакчада кайнаша ул. Кала халкын химиясез, экологик чиста яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итә. Ул үстерә, базарда эшләүче апалары бик хирыс кына сатып бара. Әнә шулай өч улына белем биреп кеше итте тырыш ана. Хәзер инде оныклар дип янып яши.
Йорт-җире дә каралган. Берсеннән-берсе матур гөлләр дә үстерә әле Гөлүсә.
-Балаларны, оныкларны сагынып искә алган вакытта алар белән серләшәм, күңелем белән ял итәм, — дип елмая ул.
Резеда Сабирова
Татарстан, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы
Instagram: instagram.com/p/B9cmWwphS6N
Ожидайте подведения итогов