Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Чибәр апа
Ерак әбекәй, ерак бабыкай, әткәй, әнкәй, дүринәй, дүрәтәй, алма апа, ерак абзыкай, чибәр апа… Йөрәкләргә сары май булып ятучы бу сүзләрне минем туган ягым Актанышта гына шулай тәмле итеп, йомшак итеп, колакларны иркәләп әйтәләрдер, мөгаен. Шул татлы сүзләрне әйтерлек туганнарым, якыннарым булу белән мин чиксез бәхетле.
Чибәр апа дигәч тә, минем күз алдына “ Верхнәй” урманнарында җизни белән ярыша-ярыша печән чабучы (чалгысына күз дә иярми), йөгерә-йөгерә эшкә чабучы (аяклары җиргә әллә тия, әллә юк), җырлый-җырлый мичкә куелган чуен казанында кызыл эремчек болгатучы зифа буйлы,нечкә билле, сөйкемле,уңган,булган бик тә чибәр апам килеп баса. Әнә ул, җилләр белән узышып, Яңа Җияш урамы буйлап чаба. Бөтен Яңа Җияш урамы чибәр апаның төенчегендәге күчтәнәчләренең хуш исенә күмелә. Ерак әбекәйләргә чаба ул. Күз ачып йомганчы әнисенең эшләрен караштыра да, “Миргаязым берүзе калды “— дип тагын өенә йөгерә.
Минем чибәр апам, Шәхелисламова Халидә, Иске Богады авылында яши. Ул мәктәпне тәмамлагач укытучы булырга хыялланган. Ләкин бу хыял гына булып кала. Туган авылын, аның хезмәт сөючән кешеләрен ташлап китә алмый ул. Чибәр апамның бөтен тормышы туган авылы белән бәйләнгән. Яхшы кызны үз авылларыннан читкә җибәрмиләр диюләре дөрестер. Уңган, булган, тырыш, чибәр кызны үз авылларыннан читкә җибәрмиләр шул! Яңа Җияш авылының саф чишмә суларын эчеп үскән зифа буйлы, бөтерчек кебек кызын Иске Богады авылының егет солтаны Миргаяз үзенә гомерлек яр итә. Ак чәчәкле кыш аенда үзе кебек эшчән, уңган, булган, кәрәшче егет-җизнәм Миргаяз белән үрнәк, матур гаилә коралар алар. Җизнәбез гомер буе машинасы белән Киров совхозына сөт ташыды. Күз ачкысыз буран булса да, коеп яңгыр яуса да, ул һәрчак юлда булды. Аның үткән юлларын исәпләсәң, экваторны әллә ничә тапкыр әйләнеп чыгарга булыр иде! Күп еллар ул Сабантуй батыры булды. Заманында районда да батыр калды! Хәзерге кебек ул вакытта ук баш батырга машина бирсәләр, җизнәм әллә ничә машина алган булыр иде инде! Машина дигәннән, үзенең аксыл “Волга”сы белән Иске Богады авылына гына түгел тирә-як авылларга да әллә ни кадәр килен төшерде җизни!
Чибәр апам төп йортка килен булып төшә. Бианай белән биатасын да алар соңгы юлга озатканчы хөрмәтләп карадылар. Бианасы үлгәч алар кода бабай белән дистә елга якын кыз белән әти кебек тату яшәделәр. Сугыш ветераны, биш вакыт намазын калдырмаучы кода бабай табынга утырмыйча беркем дә утырмый иде.
Ләйлә Заһитова,
Азнакай районы,
Әлкәй авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов