Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Безнең Омар Хайям
Әхмәт Саттар – безнең Омар Хайям
Безнең Әхмәт Саттарны күренекле совет шагыйре һәм публицисты, режиссеры һәм актеры Евгений Евтушенко (1932-2017) заман Омар Хайямы дигән.
Чынлап та, ике телдә иҗат иткән якташыбызның (Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылы) шигырьләренә күренекле композиторлар романслар язды һәм алар күптән инде классик музыкаль әсәрләргә әйләнде, аның “Ялгыз агач”ын Татарстанның халык артистлары бүген дә бик теләп башкара, ә күңел түрендәге хыяллары, тормышка карата фикерләре, кешелеклелек кыйммәтләре, образлы чагыштырулары 2015 елда Казанда бастырылып дөнья күргән “Робагыйлар” китабында ачык чагылыш тапкан.
Вакытында Владимир Высоцкий белән дә яхшы таныш булган, атаклы режиссер Никита Михалковның хәтта киносында төшкән, Хрущев һәм Брежнев белән аралашкан шәхес ул.
Әхмәт Саттарның киң кырлы иҗаты популяр альманахларда, зур тиражлы әдәби газеталарда бастырыла. Милләтебез данын сүз белән югары үрләргә күтәргән фидакарь хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
“Кеше үлә — җыры кала”, — ди безнең халык һәм бу сүзләр нәкъ безнең Әхмәт Саттар турында әйтелгән кебек. Кызганычка, 2018 елда танылган якташыбыз бакыйлыкка күчте.
Ринат Сөннәтов
Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Грибан авылы
Instagram: instagram.com/p/B80uezWC1Aw
Ожидайте подведения итогов