Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Бәрәскәнең таш мәчете
Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле тарихи хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Бәрәскәдә зур таш мәчетне мәшһүр сәүдәгәр Ибраһим Йосыф улы салдыра.
Ибраһим Борнаев Екатерина II шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итеп, үз авылында таш мәчет төзергә рөхсәт сорый, һәм 1769 ук Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка хезмәт итә башлый.
Традицион татар архитектурасы белән “петербург бароккосы” элементлары кушылып эшләнгән Бәрәскә мәчете ике катлы, ике заллы, түбәдәге манарасы белән була.
1930 елда Олы Әтнә авылы район үзәге булгач, ВКПб-ның Әтнә район комитетына бина кору өчен кирпеч кирәк була, «иске тормышны җимереп, яңа матур тормыш» төзү максатыннан Түбән Бәрәскә мәчетен җимереп, шуның кирпечләреннән райком бинасы салырга ташый башлыйлар.
Авыл халкы бердәм булып, мәчетне җимерүдән саклап кала. Мәчетне кире коралар, ләкин гөмбәзне эшләргә осталар булмый инде, гади түшәм генә җәяләр. Диварларның җимергән өлешен дә элеккечә ясый алмыйлар, бик матур фигуралы тәрәзәләр урынына туры почмаклы тәрәзәләр ясап куялар.
2019 елны борынгы мәчетне яңадан торгызу эше башлана. Беренчел халәтенә кертелгән мәчет 2020 елның июль аенда авыл халкын моңлы азан тавышы белән үзенә чакырачак
Алсу Хәйруллина
Татарстан, Әтнә районы, Бәрәскә авылы
Instagram: instagram.com/p/B9W-rUBpP0J
Ожидайте подведения итогов