Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылыбыз горурлыгы – хәзрәт
Татар дөньясында танылган авылларының берсе – Удмуртиянең Балезино районындагы Кистем авылы. Тарихи документларда беренче тапкыр 1678-нче елда телгә алына. Кистемгә Мөхәммәткол Касимов нигез сала. Рәсми мәгълүматларга караганда, ул Киров өлкәсе Нократ авылыннан күчеп килгән. Чүпче татарларының күпчелеге Касимов фамилиясен йөртә. Кистем үзе республикада иң зур татар авылы санала, анда 800дән артык кеше гомер кичерә. Катнаш, әмма күпчелек — татарлар. Авылда мәчет бар, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли.
Туган җир — кеше күңелен һәрчак җылытып, рухландырып торучы изге бер урын. Бай тарихлы Кистем дөньяга танылган шәхесләр дә бирә: комета ачкан Ибраһим Әхмәров, революционерлар бертуган Касимовлар — Казан урамнарының берсе алар исемен йөртә, җырчы Җәмилә Низаметдин һ. б. Бу исемлеккә Кистем мәчете имамы, җәмәгать эшлеклесе Ильмир Харис улы Касимов да керергә лаеклы.
1979-нче елда шушында туа. Әти-әнисе көне буе эштә булганлыктан, Ильмир күбрәк әбисе карамагында калып, аннан милли һәм дини тәрбия алып үсә. Мәктәп елларыннан татар тарихы белән кызыксына. Хәтта өендә кечкенә генә музей да булдыра, күрше малайларына экскурсияләр үткәрә. Балачак кызыксынуы җитди шөгыльгә әверелә, үсмер егетне 1992-нче елда мәктәптә ачылган туган як тарихы музеена Шура рәисе итеп сайлыйлар.
1996-нчы елда Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Буш вакытларында мәркәзнең тарихи урыннарын урый, музейларга, күргәзмәләргә йөри. Яшь егетне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенә дәшеп алалар һәм Удмуртия, Киров өлкәләренә татар тарихына кагылышлы борынгы биналар һәм кабер ташларын өйрәнергә кушылырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Ильмир Касимов фәнгә кереп китә, “Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен өйрәнүче” бүлек оештырган күп кенә экспедицияләрдә катнаша. Аннары укуын кичке бүлектә дәвам итеп, Биектау районында урнашкан Иске-Казан музей-тыюлыгында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый .
Ильмирның беренче хыялы дини белем алу, икенчесе – дөньяви белем эстәү була. 1999-нчы елда Татар дәүләт гуманитар институтының тарих бүлеген керә. Берүк вакытта Татарстан Республикасының Милли музеенда кече фәнни хезмәткәр булып эшли: гарәп графикалы кулъязмаларны, татар мәгърифәтчеләре, галимнәренең шәхси коллекцияләрен өйрәнә. Шиһабетдин Мәрҗанинең өй китапханәсен, гаилә ядкәрләрен эзләп табу, хезмәтләрен фәнни эшкәртү күңелендә иң якты истәлекләр буларак саклана.
Әмма туган авылы тарта — Ильмир Касимов 2004-нче елда Казанны калдырып кайтып, Кистем мәчетендә имам вазифаларына керешә. Ул әйдәп йөреп, 2010-2013 елларда яңа мәчет төзелә. Бүгенге көндә Ильмир Касимов — Удмуртиянең төньяк районнары имам- мөхтәсибе. Хаҗ һәм гомрә кылган мөселман. Кистем, Паюра авыллары мәчетләрендә, Балезино бистәсендә, Глазов шәһәрендә дин сабаклары алып бара.
Зөһрә Касыймова,
Удмуртия,
Кистем авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Татьяна говорит:
Успехов Вам!