Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Хаҗиева Айгөл эшләре
Саба районы Олы Нырты авылы асыл сыйфатлы, оста куллы сәләтле кешеләргә бик бай.
#конкурстатаравылы “Авылым кешеләре” бәйгесндә тагы бер катнашучыбыз — Хаҗиева Айгөл. Үз шөгыле турында ул: “Безнең халык элек-электән, кич утырган, кул эшләре эшләгән. Мин дә бу матур йоланы дәвам итергә булдым әле. Мин – Хаҗиева Айгөл. Олы Нырты авылында ике улым белән бик матур итеп яшәп ятабыз. Вакытыбызны без бик күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрәбез. Кич җитүгә, эшләребезне бетерәбез дә кул эшләренә тотынабыз. Һәрберебзнең үз шөгеле бар. Мин үзем изолайннан матур чәчәкләр ясарга яратам. Аларны дусларыма, туганнарыма бүләк итергә яратам. Шулай ук, мунчаланы да төрле төстәге җепләр белән бәйлим, анан башка киезләр, уенчыклар да бәйлим әле.
Улым Рөстәм тактага яндырып рәсемнәр ясарга ярата. Кече улым да тик утырмый. Җырларга, биергә өйрәнә.
Без, улларым белән, район күләмендә, авыл китапханәсендә үткәрелгән һәр чарада катнашып күп диплом, грамота, бүләкләр дә алабыз. Безнең һәр көнебез, һәр сәгатебез бик күңелле үтә. Китап укыйбыз, әдәби марафоннарда катнашабыз. Аллахка шөкер итеп, бу матур тормышта, узебез матурлыкны ясап, аны күреп, һәр туган таңга сөенеп яшәргә кирәк, Дусларым! Хәрәкәттә бәрәкәт икәнен дә оынтмагыз!” – ди.
Олы Нырты китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Олы Нырты авылы
Instagram: instagram.com/p/B9bRoX2lfYz
Ожидайте подведения итогов