Гомер буе трактор йөрткән хатын-кызны һәммә кеше кырыс холыклы, тупас гәүдәле, зәһәр телле итеп күз алдына китерәдер, мөгаен. Әмма бу сүзләр Саба районы Тенеки авылында яшәүче Вәсилә апа Шәмсетдиновага кагылмый. 41 ел ир-ат арасында тракторчы булып эшләсә дә, хатын-кызларга гына хас мөлаемлеген, сылулыгын, нәзакәтлеген югалтмаган ул.
Бүгенге көндә лаеклы ялда. Актив яшәү рәвеше алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, «Зөбәрҗәт», «Ак калфак» берләшмәләренең алыштыргысыз, хөрмәтле кешесе булып тора. — 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә.
- 1986 елда «Районның иң яхшы механизаторы» дигән исем бирелә.
- 1996, 2006 елларда трактор белән бүләкләнә.
- 2004 елда «ТР атказанган механизаторы» дигән исем бирелә.
Юлбат китапханәсе
Татарстан, Саба районы Юлбат авылы
Instagram: instagram.com/p/B9e8SUolFtX
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях
Елена говорит:
Искиткеч