Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Сафин Илдар Фәтхулла улы
Сафин Илдар Фәтхулла улы Саба районы Юлбат авылында яши. Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы члены, «Юлбатым-Ямбулатым» дигән тарихи-документаль китап авторы. 2006 елда Өстенлекле милли проект кысаларында үткәрелгән «Россия федерациясенең иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашып, грант алды, ә 2013 елда шул ук проект кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы конкурсы җиңүчесе булды.
Үз төбәге тарихын өйрәнү, материаллар туплау эше белән 30 елдан артык шөгелләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1995 елда бай эчтәлекле «Туган якны өйрәнү» музее булдырды. Аны экспонатлар, тарихи чыганаклар һәм видеоязмалар белән баету өстендә даими эшли. Саба районында иң беренче татар атын асраган, аның белән Башкортстанда Беренче Ык буе сабантуенда, Лениногорск районынында, Әлмәт, Казан ипподромнарында, Саба сабантуенда, Кырлайда «Ат көне» ярышларында катнашкан, татар атларына рәсми документ алганчы ук радио, телевидение, матбугат битләрендә пропагандалаган шәхес.
Фидакарь хезмәтләрендә тормыш иптәше Рәмзия ханым бик зур терәк булып тора.
Юлбат китапханәсе
Татарстан, Саба районы Юлбат авылы
Instagram: instagram.com/p/B9gbL6qFOgm
Ожидайте подведения итогов