Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Тырыш Гөлгенә
Тырышкан табар, ташка кадак кагар — дигән мәкальне Саба районы Ике басу Арташ авылында яшәүче Гөлгенә Фаляхова хакында әйтергә була. Ул 1971 елның 23 июлендә Тенеки авылында туа. Бүгенге көндә ООО «СХП Нырты» фермасында 30 ел хезмәт куя, алдынгы сыер савучы булып эшли. Эштән тыш Гөлгенә апа Ике басу Арташ авыл китапханәсендә эшләп килүче «Ак калфак» клуб берләшмәсенең актив катнашучысы да. Ял вакытларында бәйләргә, чаңгыда йөрергә ярата.
- 2010 елда Россия Президенты Указы нигезендә «Казанның 1000 — еллыгы уңаеннан» медаль белән бүләкләнә.
- 2017 елда — «Үз һөнәренең остасы» дигән мактау грамотасы белән бүләкләнә.
- 2018 елда — Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Кыскасы, безнең Гөлгенә апа «Агач — җимеше белән, кеше эше белән матур» — дигән исемне лаеклы йөртә.
Арташ китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Арташ авылы
Instagram: instagram.com/p/B9hnUIrCGW-
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях