Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Тарихи татар авылы
Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы Зөя-Свияжски янында гына булганга, башта алар Явыз Иван баскынчыларына каршы Татар Илен яклап сугышканнар, аннан көчләп чукындырулар башлангач, ислам дине өчен утларга кергәннәр. Иске Чәчкаб авылыннан ике кеше Татар энциклопедиясенә дә кертелгән, алар – Габделлатыйф Алкин дин көрәшчесе буларак, Шәйхулла Алкин – милләт көрәшчесе булганга. (Татарская энциклопедия. Т. 1 – Казань, 2002, стр. 111-112.) Күпләр 19 гасырның икенче яртысында Тау ягында нинди көчле чукындырулар булганлыгын, татарның нинди газаплар күргәнлеген белми. Иске Чәчкаб авылы мулласы Габделлатыйф Алкин көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында тиңе булмаган эшчәнлек алып бара – ул халык арасында эшли, урыс һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя.
Архив документларыннан күренгәнчә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта. Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге праваслау чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз-нисез Себергә сөрдерүгә ирешәләр. Габделлатыйф хәзрәт Турухан краеннан үзен яклап урыс хөкүмәтенә хатлар язса да, аны, дәүләт өчен аеруча куркыныч кеше, дип, яңадан туган якларына кайтармыйлар, аның соңгы язмышы билгесез…
Шәйхулла Алкин исә татар тарихына милләт өчен көрәшче буларак кереп калган. Ул – югары белемле коммерсант, тәрҗемәче, балалар язучысы, 1917 елда Россиядә беренче мөселман корылтайларын һәм Милләт Мәҗлесен оештыручы, аның депутаты, Милли Шура әгъзасы, татар хөкүмәтенең финанс министры, Әстерхан һәм Самара губерналарын Идел-Урал дәүләте составына кертү тарафдары… Ул октябрь инкыйлабын кабул итми, 1918 елда Милли Идарә әгъзалары белән башта – Уфага, аннан Себергә китә.
Соңгы язмышы билгесез, 1922 елда кызыллар тарафыннан Ырынбурда үтерелгән булуы бар. Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы. Халкы гомер буе дин өчен, тел өчен, мәчет-мәктәп өчен көрәшеп яшәгән. Шуның өчен күпләр сөргеннәргә сөрелгән, төрмәләргә ябылган, әмма халык диннән, милләттән ваз кичмәгән.
Фәүзия Бәйрәмова
Татарстан, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы
Instagram: instagram.com/p/B8tjXeWitAP
Ожидайте подведения итогов
Ферит говорит:
Фәүзия апа әйтсә хак әйтә. Уңышлар!.