Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Сатыш авылы — йөзәрләгән татар яшьләренә гыйлем өйрәткән
Саба районында урнашкан Сатыш авылы — йөзәрләгән татар яшьләренә гыйлем өйрәткән, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән тирә-якта мәшһүр булган мәгьрифәт үзәкләренең берсе булып тора. Ул иң эре ислам рухани уку йортларыннан саналган. Анда төрле елларда төрле төбәкләрдән 300-400 шәкерт белем алган.
Мәдрәсәне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән дә танышып китик: Мөбәрәкша Яруллин, Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев, Габдрахман Мөхәммәтов, шагыйрь Миргазиз Укмаси, язучы һәм әдәбият белгече Мөхәммәт Гали, ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров, Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим углы (Аны Ишан хәзрәт, Бигәнәй хәзрәт дип йөрткәннәр), Хәсән Биктимеров (артист Шәүкәт Биктимеровның әтисе), Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абый, барчасы да биредә белем алган.
Бу бинага реставрация ясалып, ул 2018нче елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлады. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихы, шулай ук Татарстанда һәм Россиядә мәдрәсәләргә багышланган бердәнбер музей булу – безнең горурлыгыбыз булып тора.
Илсөя Билалова
Татарстан, Саба районы, Сатыш авылы
Instagram: instagram.com/p/B9ZaJXhCO2W
Ожидайте подведения итогов