Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Авылымның җәүһәр ташы
Батыр районы Шыгырдан авылы Чувашстанның үзенә бер татар утравы, үзенең эчке кануннары нигезендә яшәүче татар дөньясы. Биредәге халыкның динен, телен сакларга тырышып яшәве, замана шартларында яшь буынга әхлак, дин тәрбиясе биреп, милли кыйммәтләребезгә тугры калып яшәргә омтылулары күпләрне сокландыра. Шыгырдан халкы әүвәл — әүвәлдән әдәпле, эшчән, кешелекле булуы белән аерылып торган. Тормыштан ямь-тәм табып, берне биш итеп, булсын дип эшләп, дин, иман белән яшәгән. Авыл тырыш, эш сөючән халкы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында инде әллә ничә гасырдан артык матур итеп яшәп килә.
Һәр якның, һәр халыкның тарихына игътибарны үзенә тартып торучы исемнәр була. Тарихның бер чорында алар белән кызыксыну аеруча үсеп китә. Моның сәбәбе андый шәхеснең теге яки бу халыкның мәдәниятенә керткән өлешенең зурлыгына бәйле.
Минем дә туган як татар дөньясына бик күп талантлар биргән як. Фәтхи Бурнаш, Дамир Гыйсметдин, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Сүльтиләрне үстергән як ул. Алар турында горурланып сөйлибез, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, иң әһәмиятлесе, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә.
“Милләтен яшәтә алган шагыйрьнең, шагыйрен яшәтә алган милләтнең генә киләчәге бар“, — дигән мәкаль нәкъ безнең якның шагыйрьләре турында әйтелгәндер дип уйлыйм мин.
Мин үзебезнең якның, үзебезнең авылдашыбыз, укытучыбыз, шагыйрәбез Юсупова Гөлчәчәк Фәрәхетдин кызы иҗаты белән таныштырырга телим
Милләтнең киләчәге – аның мәгърифәтле булуында икәнлегенә инанган шәхесләребезнең берсе – авылыбызның шагыйрәсе Юсупова Гөлчәчәк Фәрәхетдин кызы. Ул 1932 елда Чуваш Республикасы Батыр районындагы Шыгырдан авылында туган. Гөлчәчәк апа авыл мәктәбен 1946 елда уңышлы тәмамлап, укытучы теләге белән Батыр педучилищесына укырга керә. Укып бетереп, башлангыч классларда укытуга хокук алгач, укуын Канаш укытучылар институтының филология факультетында дәвам итә.
Гөлчәчәк Фәрәхетдин кызы укыган вакытта ук шигърияттә үзенең көчен сынап карый. Институтны тәмамлаганнан соң, Гөлчәчәк апа үзебезнең авылда ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Башы – аягы белән мәктәпкә чума һәм үзенә яңа бер дөнья ача – балалар дөньясы. Балалар күңеле аның җанына яктылык биреп, шигырьләренә нур өсти.
Гөлчәчәк Фәрәхетдин кызы, дөрестән дә, үзенең күңеленә шигырьләрдән җан азыгы таба. Утыз елдан артык мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң күңеленә, шигърияткә иркенлек ачыла. Буш вакытларында иҗади эш белән шөгыльләнә, шигърият дөньясына чума. Гомере буена татар балаларына рус теле өйрәтсә дә, ул һәрвакытта да татар кызы, татар милләтенең сөекле кешесе булып калды.
Гөлчәчәк апаның тирән мәгънәле, халыкчан язылган шигырьләре һәм поэмалары Чувашстан Җөмһүрияте җирлегендә чыгып килүче Батыр районы газетасы “Авангардта” һәм республика күләмендәге “Вакыт” газеталарында дөнья күрәләр. 2001нче елда Гөлчәчәк Фәрәхетдин кызының шигырьләре һәм поэмалар җыентыгы “Вәгъдә көче” дигән китабында бастырылып чыгарылды.
“Вәгъдә көче” – җан көче, илһам чишмәсе, — ди ул үзенең беренче китабы турында.
Зәкия Мтеева,
Чувашия,
Шыгырдан авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Ферит говорит:
Уңышлар якташларым..Шыгырдан АЛГА!
Кадерия говорит:
Зекия апа молодец ,унышлар сезге
Кадерия говорит:
Зекия апа унышлар сезге