Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Олы йөрәкле татар кызы
Мөхәммәдиева Сәймә Гани кызы 1920 нче елның 1 октябрендә Морки районы Әлмәмәт авылында туа. (Хәзерге Марий Эл Республакасы).
Бу авылның кешеләре сугыш турындагы хәбәрне Морки базарына барган кешеләрдән белеп алалар. Меңнәрчә авыллардагы кебек үк, барлык ирләрне сугышка алалар. Авылда бары тик картлар, хатын-кызлар һәм авыру кешеләр генә кала. “Ярыш” колхозының рәисе дә сугышка алына. Колхоз идарәсез кала. Киңәшләшкәч, идарә итү эше Сәймә кулына күчә. Яшь кенә кызга колхоз эшләрен дәвам иттереп, сугышка да ярдәм итәргә кала.
Шулай бер ел узгач, 1942 елның декабрь аенда Семисола селсоветы Сәймә апага да сугышка чакыру кәгазе җибәрә. Тирә-яктагы 12 авыл хатын-кызлары арасыннан, Сәймә апа иң беренчеләрдән булып сугышка китә. Волжск шәһәренә кадәр атта берүзе бара ул. Шәһәрдә аны башка кызлар белән бергә поезд көтә. Аларны Мәскәү шәһәренә алып киләләр. Шәһәрдә хәрби киемгә киендерәләр, чәчләрен алалар. Ленинград шәһәренә җибәрүләрен әйтәләр. Алар Ладожеск күлендә казылган траншеяләр буенча барырга тиеш булалар. Барлыгы 850 яшь кыз. Аларны төркемнәргә бүлеп җибәрәләр. Сәймә апа беренче төркемгә эләгә. Вакыт-вакыт туктап ял итеп, ашарга әзерләп баралар. Котелокларына су урынына кар эретеп салалар, бодай керпәсеннән ботка туглап ашый торган булалар. Ипинең кисәге дә булмый. Шулай туктап ашарга әзерләгәндә, төтенне немецлар күреп, ата башлыйлар. Кызлар барысы да бергә үлмәскә дип, берешәрләп карга чумалар, яшеренәләр.
Бик озак куркып яталар. Бу сәгать тәүлек кебек тоела аларга. Селкенергә дә , суларга да куркалар.
Беренче төркем ярга барып җиткәч, тагын ата башлыйлар: 700 кыз мәңгегә күл астында ятып кала. 150 кыз гына исән кала. Аларны машинага утыртып урманга Ленинград читенә озаталар һәм бер җимерек өйгә урнаштыралар. Тик шунда гына, ничә көнгә бер дөге боткасы ашыйлар.
Аннан соң, аларның фашистларга каршы көрәше башлана. Сәймә апа 14 нче саклау частендә көрәшә. Алар яктыртып торучы прожекторлар өчен җавап бирәләр. Хатын-кыз көрәшчеләрне дошман самолетларын юк итү өчен дә җибәрәләр. Авыр, бик авыр була. Кешеләр салкыннан, ачлыктан үлә. Күз алдында балалар, дус кызлар үлә…
Дилә Хәтиуллина,
Марий Эл Республикасы
Морки районы.
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов