Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Туган авылым — Балыклы
Мәктәптә укыган елларда авылның ун, егерме, утыз елдан соң нинди буласын күзаллап инша язуыбыз истә калган. Беренче хыялыбыз — асфальт юллар иде. Язгы, көзге өзеклекләрдә, җәйге яңгырлар күпкә киткәндә, резин итектән йөрү үзәккә үткән, күрәсең. «Эх, үкчәле туфлилардан шак-шок кына клубка барсаң иде,» — диюләр хәтердә. Клубы да иске, тәрәзәләре җиргә тиеп тора, тәбәнәк сәхнәле бер зал, кыш көне өс киемен салу юк, суык чөнки. Икенче теләгебез шул — яңа клублы булу. Хыялларның шактые мин мәктәп тәмамлаганчы, әле совет чорында чынга ашты да. Йортларга газ керде, авыл халкы кышка утын хәстәрләүдән, иртүк торып мичкә ягудан котылды. Иркен, якты мәдәният йорты, фельдшерлык пункты, башлангыч мәктәп салынды. Туган авылым Балыклы зур түгел, әмма колхозның иң ышанычлы бригадасы иде. Халкы тырыш булганга. Ә колхоз рәисләре гел өстән билгеләнеп, читтән килде. Әлбәттә, аларның төп максаты күбрәк ит, сөт җитештереп, икмәк үстерү булып, авылларны кайгырту юк дәрәҗәдә иде. Мәктәпне бетереп, шәһәргә укырга киткәннәр шунда төпләнде. Авылда калучылар да бар. Шагыйрь Фәнис Яруллин язганча, «бөртек белән җиргә күмеп хыялларын, таба алар ак бәхетне кара җирдән». Замана җилләре Балыклыны да читләтеп үтми. Йортлар бушап калгалый. Шөкер, нигезләрен кычыткан басмый, Себер ягына «озын акчага» киткәннәр кире кайта. Гаилә корган яшьләр кала. Егерме-утыз ел элек без күз алдына да китермәгән ике катлы, бар уңайлыклары булган йортлар салып чыгалар. Авылым урамында бала -чага уйный, кырларда иген үсә, ихата тулы мал-туар, кош-корт. Һәр йортта ихтирам белән телгә алынучы шәхес — Газинур Хатим улы Хәбибрахманов. «Урал» хуҗалыгы рәисе. Балыклыда туып үскән. Инвесторлар кертми колхозны саклап калып, ул гына да түгел, Татарстанда иң алдынгыларның берсенә әверелдергән җитәкче ул. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Алтын йөрәкле кеше» бәйгесенең «Шәфкатьлелек» номинациясе лауреаты, «Ел җитәкчесе» исеменә лаек булганы бар. Кешенең эшенә карап бәя бирәләр — ә бу дәрәҗәләргә ирешкәнче Газинур Хәбибрахмановка аз тир түгәргә туры килми. 2000-нче елда ул кабул итеп алганда, «Урал» тарала башлаган хуҗалык була. Эш юк икән, яшьләрнең шәһәр ягына каеруы мәгълум. Хуҗалыкны күтәрүдән башлый. «Урлап түгел, эшләп көн күрегез,» — ди, кыек ятканны-ятмаганны күтәреп кайтучыларны очратканда. Хәзер «Урал» хуҗалыгында ике мегаферма гөрләп эшли, дәүләт алдында бурычлары да юк, кредитларга да өмет багламыйлар. Егерме ел җитәкче булып эшләү дәверендә ул гади булып кала килә. Туып үскән нигезендә яши, тормыш иптәше Зөләйха белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балыклыда матур бер үзгәреш булса, халык «Газинурга рәхмәт!»- ди. Чыннан да аның кебек авылы кебек җан атучылар сирәктер. Хәзер Балыклы сылулары матур туфлилардан йөри — үзәк урамда асфальт. Без, пионерлар, инша язганда, уйга да кермәгән күренеш — авылыбыз мәчетле. Алты чишмәнең барысы да караулы, элеккечә челтерәп агып утыралар. Нинди генә уңай үзгәреш булмасын — ул колхоз ярдәме белән. Узган ел «Бөр буенда Балыклы» дип исемләнгән китап чыкты. 830 битле, өч килодан артык авырлыктагы саллы басма. Анда авылның патша документларында беренче тапкыр 1678-нче елда искә алынган чорыннан башлап бар тарихы урын алган . Язу кирәклеге турында сүз чыгу белән хуплап күтәреп алучы һәм ярдәм кулын сузучы — Газинур Хәбибрахманов. «Хуҗалык эшләре әйбәт баргач, кассада акча бар, халыкка да ярдәм итеп була, шушындый китаплар чыкканда үз хисабыбызга күтәрә алабыз,» — ди ул. Бер нөсхәсе өч меңгә төшә, һәр йортка берсен бушлай бирделәр. Икенче бер игелекле эш — үзара салым акчасына һәм колхоз ярдәме белән авылыбыз уртасында мемориал төзелә. Диварда рус-япон, беренче бөтендөнья, фин, Бөек Ватан сугышында катнашып исән кайту бәхетенә ирешкәннәр, яу кырында башларын салган авылдашларыбызның, тол хатыннарның исем-фамилияләре. Бу — олы эшләрнең башы гына әле. Авылны үзгәртеп кору буенча махсус проект язып 8 миллион күләмендә Президент гранты отканнар. Яңа суүтем каланчасы бораулатырга, су һәм газ торбаларын алыштырырга ниятлиләр. Хәтта электр чыбыкларын да җир астыннан сузарга. Яңа медпункт, башлангыч мәктәп салыначак. Спорт яратучыларга волейбол мәйданчыгы карала- анысы аерым проект, федераль казнадан ике миллион бирелә. Авыл аша агучы инеш буенда ял паркы ясау планы бар. Чыгымнарның яртысы федерациядән булса, яртысы — хуҗалыктан. Яңа урында нигез коручы яшьләр бар. Тырышканда, авылны сакларга да, үстерергә дә була, ди Газинур Хәбибрахманов.
Фәнзилә Салихова,
Кукмара районы,
Балыклы авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Фирдания Нугаева говорит:
Әфәрин, Фәнзилә, еракта яшәсәң дә, туган авылны онытмыйсың син! Әфәрин Балыклым, киләсе гасырларда да үз эзеңне калдырып, күкрәп яшәргә язсын сиңа! Туган җирендә яшәргә калган, газиз туфрагына хезмәт итүче кешеләр нинди бәхетле! Ә безгә- язмышы артыннан еракка киткәннәргә, читтән торып булса да, туган авылы, аның берсеннән-берсе тырыш, эшлекле кешеләре белән горурланырга, аларның уңышларын күреп, сокланырга гына кала.
Зульфия Хакимова говорит:
Һәр кешегә дә үз туган ягы бик якын һәм кадерле. Фэнзилэ Салихованын язмасында да туган авылына мэхэббэт, авылы белэн горурлык хисе ярылып ята. Авылнын уткэне,хэзергесе, алда торган планнары турында кыска hэм анлаешлы итеп язылуы мина бик ошады. Рэхмэт,алга таба да авылыбыз яналыкларын Сезнен язмаларда котеп калабыз.
Винера говорит:
Чувствуется забота и любовь к своей родной земле, землякам. Это очень нужно сейчас, когда кпждый старается улучшить только свою жизнь. Жить проблемами своего края, решать насущные проблемы — удел сильных людей. Удачи Вам!
Винера говорит:
Чувствуется забота и любовь к своей родной земле, землякам. Это очень нужно сейчас, когда каждый старается улучшить только свою жизнь. Жить проблемами своего края, решать насущные проблемы — удел сильных людей. Удачи Вам!
Светлана говорит:
Рэхмэт. Бик охшады.
Айсылу говорит:
Молодцы.Бик шэп булган.Унышлар сезгэ.
Рауф говорит:
Бик матур авыл
Марьям говорит:
Авылыбыз да матур,кешелэре дэ искиткеч,хормэтем зур барыгызга да.Фэнзилэ молодец БИК эчтэлекле итеп язган,авылыбыз тормышын чагылдырган,алга таба да унышлыр сина.
Рэйлэ говорит:
Ихтирамга лаек адым! Безнен арада, туган авылын яктыртучы, уткэне , бугенгесе, килэчэге очен борчылучылар булуына мин ихлас кунелдэн шатмын…. Унышлар сезгэ!
Гүзәл говорит:
Елдан-ел матур табигатьле авыллар саны кими бара. Ни өчен авыллар юкка чыга, кайда аның кешеләре? Бу сорауга җавап әзер инде. Хәзерге вакытта бик күп кешеләр ата-ана, әби-баба нигезен ташлап, шәһәргә юл тоталар. Һәм нигез таркала. Алар урынында шаулап кычыткан үсеп утыра. Ташлап киткәндә йорт хуҗалары нигезләрен, туган авылын сагынмас кебек тоелалар, ләкин киресенчә икән. Алар сагынуларына түзә алмыйча туган авылларына кайталар. Һәм кычыткан үскән нигезләре каршында баш иеп, моңаеп басып торалар. Ә кайберләре хәтта нигезләрен дә таба алмыйлар. Мондый кешеләрне күргәч, ирексездән күңелгә шигырь юллары килә:
Туган авылым урамын
Соңгы кабат урадым…
Ә бит уйлап карасалар, бу авыл кайчандыр гөрләп торган, күпме ир-атлар, егетләр шушы авылдан туган илне сакларга киткән, күпләре шунда ятып калган. Менә шуннан күренә дә инде аларга булган ихтирам.
Мин туган авылымның андый күренешләргә калуын теләмим һәм ул калмас та. Ул елдан-ел матурланыр, яшәрер, яшеллеккә күмелер.