Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Мәчетебезгә сукмак өзелмәсен
Мәчетле авыл иманлы авыл, диюләре хак. Зәй районы Сармашбашта ул нәкь авыл уртасында урнашкан. Җыйнак кына агач гыйбадәтханәгә кайсы тарафтан карасаң да, мәчет үзе, манарасы, ае иман нуры чәчеп балкып тора. Гомумән, ул һәряктан муафыйк, авылыбыз бизәге генә түгел, аның үзәге, йөрәге, мәгънәсе дияр идем. Шунысы игътибарга лаек, гыйбадәтханә элекке агач мәчет урынында диярлек калыкты. Элекке мәчет Әхмәтзыя Нуриәхмәтов имамлык иткән чорда (20нче гасыр башында) төзелгән була. Әхмәтзыя мулла да (халык телендә кара мулла), мәчет тә сәяси золым елларында зыян-зәхмәт күрә. Муллалар, зыялыларны ул елларда бер язмыш — төрмә, себер көткән. Әхмәтзыя хәзрәт Алабуга төрмәсендә утырып кайтса да, имамлык итүен ташламый. Төнлә килеп, аңа балаларына исем куйдыручылар, никах укытучылар була. Корбан чалып, аш үткәрүчеләрне икенче көнне үк авыл Советы эзәрлекләп, үзенә чакырып «пешекли». Шулай да иманы нык булганнар яши бирә авылда: качып-басып намазын укый, ел да корбанын чала. Мәчет язмышы тагын да аянычрак. Аның манарасы киселә, ул мәктәп, китапханә, клуб ителә, тәмам кадерсезләнә.
-Манарасын кисеп төшергән көн әле дә күңелдә шомлы бер көн булып саклана, кисеп тә гөрселдәп төшмәгәч, манараны бау белән тартып төшерделәр. Манара, әйтерсең, ыңгыраша-ыңгыраша төште, ул көнне авыл халкы күңеле сыкрады, — ди Равил ага Арсланов.
Алар әлеге шомлы вакыйга булган чорда үзе дә бала гына булган. Ул мәхшәрне күз яшьләрен сөртеп искә ала, бу язмыш кабатланмасын иде, дип тели. Бабам Фәттахетдин дә авыл имамы булып торып, дин-исламга, халыкка хезмәт итте. Аның хыялы авылны иманлы, мәчетле итү иде. Сугыш ачысын татыган бабама авылның мәчетле булуын күрергә насыйп булмады. Бар эш нияттә: сигез ел элек авыл янә гыйбадәтханәле булды. Сармашлылар хәзер рухи яңарыш кичерә. Мәчет — тәрбия урыны, дин-исламның әхлак-тәрбия өлкәсендә роле зур. Моны өлкән генә түгел, урта һәм яшь буын да белә. Мәчет эче якты, матур, җылы, уңайлы. Агач исе борыннарга бәреп керә. Тәрәзәләрдән кергән яктылык аны тагын да нурлы итә. Гаетләрдә ул тулып тора, һәркөнне шулай булсын иде ул.
Гыйбадәтханәбезгә сукмак өзелмәсен, рухи яңарышыбызда шытып чыккан үсентеләр сулмасын дигән теләктә мин.
Азат Кашапов,
Зәй районы
Сармашбаш авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Айгуль говорит:
Искиткеч язылган
Резида говорит:
Амин шулай булсын. Авылыбызда азан тавышы тынмасын. Резида и. Имаева Асылхузина
Алсу говорит:
Шундый рэхэт авылга кайткач, тыныч, азан тавышы гына янграта авылны! Азанны ишеткэч куннелэр тынычлана, рэхэтлек хисе керэ! Яшэсен татар авыллары, мэчетлэрдэ азан, намазлар укысыннар!
Гульнара говорит:
Без авылыбыз белэн, мэчетебез белэн горурланабыз!
Гульнара говорит:
Без авылыбыз белэн, мэчетебез белэн горурланабыз
Гөлсем говорит:
Шәп язма! Нәкъ шулай.
Разима говорит:
Ураза айлары җитә, игелекле гамәлләр кылырга язсын, мәчетебездән азан яңгырасын
Азат говорит:
мәчет тирәсенә чәчәкләр утыртыйк
Федора Николаевна говорит:
Нинди генэ динне тотсак та, кунеллэрдэ шэфкатьлелек, иман нуры сунмэсен.