Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Зәрканче Әхмәтгали улы Габделнур
Онытма син!
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.Равил Фәйзуллин.
Авылыбыз бер ягыннан Симет елгасы, икенче ягыннан Каенсар урманы, Түгәрәк куагы, инеш буйлары белән әйләндереп алынган табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Аның барлыкка килү тарихы да Казан ханлыгының чәчәк аткан чорына туры килә. Иске Мәңгәр авылына да шул вакытта нигез салына. Ә Олы Мәнгәр, Яңа Мәңгәр авылларының чишмә башы булып, авылым тора. Әлбәттә, авылымда эшчән, тырыш халык яши. Җыеп әйткәндә, безнең авыл халкы гомер-гомергә эшчән халык булган. Ирләр дә, хатын-кызлар да күп төрле һөнәрләр белгәннәр. Үз һөнәрләренә кечкенәдән үк балаларын да өйрәткәннәр. Һөнәргә ир балаларны – ата кеше, кыз балаларны – ана кеше өйрәткән. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” – дигәннәр борынгылар. Моның белән алар һәр һөнәрнең кирәклеген, тормышта һәрвакыт ярап куярга мөмкинлеген искәрткәннәр.Әбиләребез чигү чиккәннәр: сөлгеләр, ашъяулыкларга, пәрдәләргә, киемнәргә төсле җепләр белән матур бизәкләр төшергәннәр. Сәйлән белән калфак, түбәтәйләр чиккәннәр. Аучы бабаларыбыз чын мәргәннәр булганнар.
Шунысы кызыклы: бабамны Зәрканче Әхмәтгали дип йөрткәннәр.Ул кешеләргә сынган алтын алкаларын төзәтү, көмештән йөзекләр ясавы белән билгеле. Аңа мондый осталык каян килгәндер, анысы безгә билгесез. Казан ханлыгы чорында, авылыбызда хан казнасы, өчен “өрфи” көмеш тәңкәләре сукканнар. Бәлки, җеп очы шуна бәйледер… Бабамның бабасы да нәселдән бирелүче һөнәр дәвамчысы булып торуы мәгълүм . Аларның кулы зәркан эшенә ятып торган.
1907 нче елда туган Габделнур исемле улы да сынатмый. Хәдичәбикә исемле кызга өйләнә. 1941 нче елда Икенче Бөтендөнья сугышына китә.1943 нче елда дошман снарядыннан аягы яралана. Камалышта калмас өчен, яралы килеш, елга кичә. Аңа елганың икенче ярындагы авыл халкы ярдәмгә килә. Совет сугышчылары авылга кергәнче яралы бабамны яшерергә булышалар. Ике-өч көннән авылга кергән үзебезнекеләр, бабама ярдәмгә киләләр. Габделнур бабамның авызына агач кашык каптырып, наркозсыз килеш ярасыннан снаряд кыйпылчыклары чүплиләр. Һәм бик әйбәтләп бәйләп, госпитальгә озаталар. Бабамның аягы тазара, ләкин сөяге дөрес ялганмый. Госпитальдәге врачның кире сындырып ялгыйк дигән тәкъдимен ул кире кага.
Нурия Нуриева,
Әтнә районы,
Олы Мәңгәр авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов