Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Заһидуллина Розалия Әхәт кызы
Җир шарын кеше хезмәте бизи. Безнең авылда уңган-булган кешеләр бик күп. Минем үземнең беренче укытучым турында сөйләп китәсем килә. Безнең мәктәптә күпләргә үрнәк булырдай Заһидуллина Розалия Әхәт кызы укыта. Ул гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик актив катнашабыз.
Укытучыбыз кәгазьләрдән төрле чәчәкләр һәм бүләкләр, шулай ук крючок белән дә, энәләр белән дә бәйләргә өйрәтте. Пластилин һәм зефир балчыгыннан да бик күп чәчәкләр, картиналар ясадык.
Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли һәм төрле ярышларда, конкурсларда катнашабыз. Безнең эшләребез югары бәяләнә. 4 ел уку дәверендә без бик күп грамоталар, дипломнарга ия булдык. Укытучыбыз үзе дә бик күп ярыш-конкурсларда, төрле мастер-классларда катнаша.
Яз көне укытучыбызның капка төпләре, ишек аллары чәчәккә күмелә. Барлык кеше бу матурлыкка сокланып үтә, сораган кешеләргә чәчәк үсентеләрен дә өләшә.
Мин укытучымның хезмәтләренә сокланам, апабызны бик яратам һәм хөрмәт итәм.
Илүзә Халикова
Әтнә районы,
Түбән Көек авылы
Кешедә бар нәрсәдә гүзәл булырга тиеш
Ожидайте подведения итогов