Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Үз илемдә, гаиләдә мин
Республикада караучысыз калган өлкәннәрне гаиләгә бирү программасы гамәлдә. Зәй районында шундый ике гаилә исәпләнә. Шуларның берсе — Сармашбаш авылында яшәүче Алсу һәм Раушан Гыйниятуллиннар гаиләсе. Алар Салихҗан бабай Гыйльфановны 2018 елда интернат-йорттан алып, үзләренә сыендырганнар. Гыйниятуллиннар — күпбалалы гаилә, Салихҗан бабай да әлеге гаилә балалары белән бер хокук, бер нисбәттә.
Язмыштан узмыш юк: кемнәрдер баласы тәрбиясендә, ә беришләр картлар йортында яши. Ялгыз яшәүче I төркем инвалид Салихҗан ага көн итәргә авырлашкач, Зәй картлар йортына урнаштырыла. Ул ябылгач Сарман районы Җәлил бистәсендәге шундый йортка күчерелә. Физик мөмкинлеге чикле булуы аның яшьлек елларыннан килә: ул мәктәпне тәмамлагач, комбайнда эшли. Шунда эшләгән дәвердә комбайнга кулын кыстырып, бармакларын өздерә. Армиягә дә бара алмый, шул зәгыйфь кулы белән гомер итә.
– Сүзем юк, картлар йортларында шартлар яхшы, урын-җир чиста, тамак тук, өс бөтен. Шулай да син анда баребер ялгыз, ялгызлык хисе яман икән, -ди Салихҗан бабай.
Чыннан да, өлкән кеше тәрбиягә генә түгел, якты караш, җылы сүз, мөгамәлләгә дә мохтаҗ. Моның шулай булуын яхшы аңлый Гыйниятуллиннар. Шул рәвешле Салихҗан ага биредә гаилә җылысын табуына сөенеп туя алмый.
Ташпулаттай йорттан аның өчен махсус бүлмә бирелгән. Телевизор-радио эшләп тора. Ага үзе караулы, яхшы тәрбиядә ул.
— Алып кайткан мәлне бабабыз көн саен бәрәңге ризыгы гына пешертте. Аның мактый-мактый рәхмәт әйтеп ашавы күңелгә рәхәтлек өсти, -ди хуҗабикә.
Ага бу гаиләдә үз булып беткән инде. Ир балалар аны мунча кертә, кечкенә кыз Камилә табынга дәшеп, әнисе белән бабайны тәмле ризыклар белән сыйлый.
— Өлкән улым Чаллыда яши. Кайткан саен Салихҗан бабайга дип махсус күчтәнәч алып кайта, -ди Алсу ханым.
Ул көнне бабаларының кәефе аеруча яхшы була икән. Олы кеше бала хөкемендә дип юкка әйтмиләрдер шул.
Балалар кайткач Гыйниятуллинар олы бер табын булып утырып, хәл-әхвәл белешә, сыйлана икән. Гаилә ишле булгач, хуҗабикә көн аралаш газ миче тутырып ипи пешерә. Салихҗан ага исә билгеле вакытта газны сүндерә. Шуңа да ипине бабай пешерә, диләр алар беравыздан. Җәен ага ишегалдында каз бәбкәләре саклап үстерә. Физик мөмкинлеге чикле булса да, үзен сыендыоган гаиләгә ничек булса да ярдәм итәргә тырыша. Гыниятуллиннар бабай үстергән казлардан өмә ясап, кышлык ризыклы булганнар. Хуш, Гыйниятуллинар кече ферма республика программасына кереп, күпләп мөгезле эр терлек асрый.
— Йортыбыз сакчысы, йозагы ул, безне эштән, балаларны бакча-мәктәпләрдән сагынып, елмаеп каршы ала, -ди Раушан.
Ага урам буйлап йөреп тә кайта: таныш-белешләре, чордашлары белән аралаша.
Үз илендә, гаиләдә яшәвенә шөкерана кылып, рәхмәтле булып яши ул.
Рәзимә Кашапова.
Зәй районы,
Сармашбаш авылы.
Ожидайте подведения итогов
Эльвира говорит:
Молодцы,ходай сэламэтлектэн аермасын сезне!
гульсина говорит:
Мин мен таввш бирер идем шундый олы ерякле кешеляр очен
Лилия говорит:
Ихтирамга лаек адым! Безнен арада, шундый кешелекле, кин кунелле галэлэр булуына мин ихлас кунелдэн шатмын…. Унышлар сезгэ!
Рузиля говорит:
Бу гаилэгэ чын кунелемнэн зур рэхмэт белдерэм! Салихжан агага, Гыниятуллиннар гаилэсенэ ныклы сэламэтлек, шатлыклы озын гомер телим, бердэм булып озак еллар бер-берсен соендереп яшэсеннэр! Мондый хормэткэ лаеклы гаилэлэр республикабызда кубрэк булсын иде!
Табрия говорит:
Хаж, саваплары бирсен, уз изгелеклэрегез узлэренэ кайтсын!!!
Гульназ говорит:
Без сезнен гайлэгэ сокланабыз.
Разима говорит:
Мондый гаилләр күбрәк булсын иде ул
Федора Николаевна говорит:
Уз яхшылыгыз узегезгэ мене белэн эйлэнеп кайтсын !!!ф
Разима говорит:
Мондый гаиләләр кубрәк булсын иде
Рузия говорит:
Афәрин Алсу, Рушан.
Федора Николаевна говорит:
Шундый гаилэлэр кубрэк булса, картлар йортлары да бушар иде. Татулык. туземлелек сезгэ. Рэхмэт бу теманы кутэргэн авторга.