Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Яшелчәдән яңа уңыш көтә
Авыл йөзен анда яшәүче эшлекле һәм булдыклы кешеләр билгели. Зәй районы Сармашбаш авылында яшәүче Әсгать Кашапов — әнә шундый тырыш, үҗәтләрнең берсе. Эшсез дип кул кушырып утырмый ул: башта үзмәшгульлек программасына керә, аннан лизинг-грантка теплица отып, яшелчә үстерү буенча эшчәнлеген җәелдерә. Халык помидор үсентеләре алып утыртып йөргәндә аларның кыярлары үсеп, помидорлары пешеп утыра инде.
Моннан дистә ел элек яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә алына ул. Аңа бу хирыслык әтисе Фәттахетдиннән килә. Ул колхоз умартачасы буларак, эш арасында чүнник кырларына яшелчә утыртып, көзен мичкәләп яшелчә тозлый торган була. Нәселдән килгән осталык Әсгатьне грантка француз теплицасы отып, яшелчәчелек белән кыю шөгыльләнергә китерә. Заманча теплицаны бәрәңге бакчасына урнаштыргач, уллары белән бергәләп, әлеге корылма белән йорт арасында тагын бер теплица булдыралар. 370 квадрат метр мәйдан биләгән теплицалары технологик таләпләргә җавап бирә: аларда җир астан җылытылып эшләнә, газ уздырыла, җылылык торсын өчен эчтән ике кат пленка белән әйләндереп алына. Кыскасы, теплицалар автомат рәвештә ачыла, үсентеләр автомат рәвештә сулана. Шулай да корылмаларны газ белән генә җылытып бетерерлек түгел, шуңа да иртә яздан теплциалардагы мичләргә утын да ягалар. Зуррак түмрән озак яна, шуңа утыннарны ярмыйча кулланырга тырышалар.
Быел Кашаповлар помидорның “Биг Биф” сортын үстерүгә өстенлек бирә.
— Узган ел помидорның “Президент” сортын үстергән идек. Соңгы елларда нинди генә гибрид сортлар барлыкка килмәде?! Алар элеккесеннән төрле авыруларга каршы торучанлыгы, салкынга чыдам булулары, югары уңыш бирергә сәләтле булулары белән аерылып тора, — ди Әсгать.
Кыскасы, алар һәр сорт турында хәбәрдар. Кыярның исә “Маша” сортына өстенлек бирәләр. Хуҗа әйтүенчә, әлеге сорт тәмле, йомшак, ачы түгел икән. Шул рәвешле, Кашаповлар сортларны сынап, тәҗрибә туплый баралар. Хуҗа күп мәгълүматны интернет аша ала. Киңәш сорап килүчеләр белән бөртекләп җыйган тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Ничек үсентеләр үстерү, аларны грунтка утырту, аларны ничек тукландырулары, авыруларга каршы профилактик чаралар уздырулары буенча киңәшләре үтемле аның.
Рәзимә Кашапова,
Зәй районы
Сармашбаш авылы.
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Лариса говорит:
Уңышлар сезгә!
Энже говорит:
Унган булган райондашларым белэн горурланам.
Гульнара говорит:
Унышыгыз куп булсын, туземсезлек белэн помидор, кыярларнын житлеккэнен котэбез
Лейля говорит:
Бакчачылык ужэтлек, тырышлык булса гына, тиешле нэтижэ, уныш бирэ!!! Афэрин!!!
Кашапова говорит:
Без күрше авыллар да яшелчә көтәбез инде
Федора Николаевна говорит:
Асхат, удачи тебе . Ждем нетерпением новый урожай, надеемся, что свои местные овощи вытеснят с прилавков привозные.
Азат говорит:
Узебездз ускәнгә җитми шул
Римма говорит:
Читтән кайтканны ашамыйбыз. узебездә үскәнне көтәбез
Разима говорит:
Узебездә усканга җитми шул