Уңган, киң күңелле авылдашыбыз Ваисова Ризидә Саба районы Сәрдә авылында туып, Явлаштау авылында гомер итә. Ул матурлыкка гашыйк. Аның чиккән сөлгеләре, кульяулыклары, ашьяулыклары, альяпкычлары күз явын алырлык.
Китапханә каршында эшләп килүче «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче уңган ханымнар белән бергә кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләрне авылыбыз халкы бик яратып кабул итә. Ризидә тормыш иптәше Райнур абый белән өч бала тәрбияләп үстереп хәзерге көндә оныклар сөеп, бик матур тормыш алып баралар. Аларга алдагы көннәрендә дә сау-сәламәт булып, балалар игелеге күреп, авылыбызны ямьләндереп, кул эшләре белән сөендереп, татулыкта, муллыкта үрнәк гаилә булып яшәргә язсын.
Явлаштау китапханәсе
Татарстан, Саба районы, Сәрдә авылы
Instagram: instagram.com/p/B9ccab-F84E
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях