Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Тынгысыз шәхес
Гомер буе көчле ихтыярлы, гаҗәеп язмышлы кешеләргә сокланып яшәдем. Шуңадырмы, реаль тормыштан алынган әсәрләрне, тарихи шәхесләр турындагы язмаларны кызыксынып укып бардым. Ә менә үзебезнең янәшәбездә шундый кешенең яшәгәнен белеп бетермәгәнмен. Ул – авылыбыз имамы Зыятдин хәзрәт.
Бала чакта ук Зыятдин абый тыйнак, басынкы гына малай; мәктәптә иң тәртипле, тырыш, гел “4-5”кә генә укып, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы үрнәк укучы була. Казан шәһәрендә фотографлар әзерли торган курсларга укырга кереп, аны 4 нче разрядлы фотограф дипломы белән тәмамлый.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, башта заводта, аннан үзе укыган мәктәптә фотограф булып эшли. Менә шул вакытта егетебез яңа яклары белән ачыла бара. Ниләр генә эшләми ул?! Кабинетларны җиһазлауда укытучыларга зур ярдәм күрсәтә: язучыларның портретларын, әдәби әсәрләрдән иллюстрацияләрнең фотокүчермәләрен эшләп бирә. Туган авылының тарихы белән кызыксыну да шушы елларда башлана. Бигрәк тә авылның үткәне, гореф-гадәтләре белән кызыксына ул; туй йолалары турында материаллар җыю белән мавыга, 50 гә якын туйны фотога төшерә, авыл тормышын чагылдырган фотолардан зур альбом төзи.
КДУның тарих-филология факультетының III курс студенты Кукмарада яңа ачылган 4 нче номерлы мәктәпкә китапханәче булып урнаша. Бер үк вакытта уку рус телендә алып барыла торган башлангыч сыйныфларда татар теле, югары классларда тарих дәресләре алып бара. Зур мәктәп, яңа коллектив Зыятдин абыйга колач җәеп эшләргә, үзе теләгән эш белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләрне ача.
Бала чактан ук археология белән кызыксынганлыктан, тарихи урыннарга экспедицияләрдә катнаша. 13ел рәттән мәктәп укучылары белән Болгарга археологик экспедицияләр оештыра, бу җирләр Зыятдин абый тарафыннан фотога, видеога төшерелә. Эшләре берничә ел рәттән конкурсларда беренче урынны алып килә.
Кем соң ул без белгән дә, белмәгән дә Киров өлкәсе Нократ аланы районының Иске Пенәгәр авылында яшәүче Зыятдин Мөхәррәм улы Нәҗметдинов? Тарихчы, тел укытучысымы, китапханәчеме, фотографмы, археологмы, этнографмы, имам хатыйбмы, тәрҗемәчеме, шәҗәрәләр төзүчеме, журналистмы? Ә бәлки, дин галимедер? Әйе, ул — чын мәгънәсендә дин галиме, аның да иң зурысы! Тарих, фән һәм сәнгатъ өлкәсендә дә зур хезмәт куя. Бүгенге көндә, төрле архивлардан мәгълүмат туплап, авылыбызның, төбәгебезнең тарихи материалларын җыя, өйрәнә. Берничә томлык китап чыгарырга әзерләнә. Ул элек чыгарган җиде китап инде дөнья күрде. Тәҗрибәле җитәкче буларак, үзенең тирә — ягындагы кешеләрне дә кызыксындырып, шушы эшләр белән мавыктыра. Тынгысыз йөрәкле бу кеше бүгенге көндә дә бик зур эшләр башкара.
Нурисә Боһабиева,
Киров өлкәсе,
Иске Пенәгәр авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов
Марьям говорит:
Авылы да матур,кешелэре дэ узгэ кешелекле,шул авылнын бу шэхесе дэ хормэткэ лаек.Унышлар барыгызга да,Нурисэ молодец бик матур тасфирлаган