Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Туган ил, Туган җир
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.Г. Тукай
“Туган ил, Туган җир” дигән сүзне ишеткәч, һәркемнең күз алдына иң элек киң кырлар, су буйлары, яшел болыннар килеп басадыр. Менә шушы туган җиребез, туган авылыбыз — безнең туган илебез. Бу сүзләрнең мәгънәсе үзенә кешенең әти-әнисен, балаларын гына түгел, бөтен язмышын сыйдырган. Ә кешенең язмышы, тормыш юлы аның туган авылыннан аерылгысыз.
Безнең Иске Пенәгәр авылына 1680 нче елларда нигез салынганлыгы билгеле. Берничә йөз еллык тарихта бу төбәк бик күп үзгәрешләр кичергән.
Замана алга барган саен, булган авырлыклар, мәхшәрләр, барысы да авылым кешеләренең тормыш-яшәешендә тирән эз калдырган. Колхозлашу елларындагы кыенлыклар бераз җиңеләйгәч, “Политотделец” дип исемләнгән бу колхоз күрсәткечләре буенча районда беренче, ә авыл советы өлкәдә өченче урында булган.
1941-1945 нче елгы дәһшәтле сугыш елларында авылыбыздан 214 ир-егет Бөек Ватан сугышына чыгып киткән. Китүчеләрдән 93е кире әйләнеп кайтмаган. Кайтучылар арасында бик авыр яраланып, аяк-кулларын югалтып кайтучылар да булган. Ә сугыш елларында авылда калган картлар, хатын-кызлар, үсмер балалар колхоздагы барлык авыр эшне башкарганнар, өметләрен өзмичә, сугыш беткәнен, әтиләрен, рәхәт тормышны сабырлык белән көткәннәр.
2019 нчы елның 4 нче маенда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә авылыбызда яңа һәйкәл ачылды. 1954 елда Иске Пенәгәр җидееллык мәктәбе ачыла, сугыш вакытында да бикләнмәгән, культура учагы булган китапханә гөрләп эшли башлый. Кешеләрнең тормышлары үзгәрә, яхшыра бара. Ул вакытта инде “Мичурин” исемен алган колхоз зур итеп алма бакчалары утырта, тырышып иген игә, ишле итеп маллар асрый башлый.
Туган җиребезнең табигате бик матур. Авылыбызның күрке — тау астыннан агып чыгучы чишмәләр. Яр буйлап төрле урыннарда тибеп чыккан бу дүрт чишмә, халыкны саф чиста су белән туендырып тора. Шуларның берсе — авылның көнбатышында урнашкан Коелар чишмәсе дип аталганы — суы белән дан тота. Чылтырап агуына гасырдан артык вакыт узуга карамастан, чишмә сукмагыннан кеше өзелми, аңа якын тирәдән дә халык агылып тора.
Нурисә Боһабиева,
Киров өлкәсе,
Иске Пенәгәр авылы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов