Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Рүзия Мәҗит кызының күңел дөньясы
Кеше язмышларын Аллаһы яза,
Ул язмыштан юктыр узмышлар
Ниләр генә язылган булса да,
Тәгәри бит әле тормышлар(Г. Р. Галимҗанова).
Мин бу шигъри юлларымны мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне күздә тотып яздым. Без, кешеләр, язмышларны бәхет юлына борырдай кодрәткә ия түгел. “Һәркемнең бәхете уз кулында»,- дисәләр дә язмыш сынаулары, тәкъ-дир киртәләре барысы да Аллаһыдан бирелә. Фaный дөньяга сынар өчен жибәрелгән адәм баласы үз бизменендәге авырлыклардан сынмаска теләп, гәрчә “егылмыйм!» дип үҗәтләнсә дә, язмыш аңа юри каныга икән. Мин хәзер язасы шәхес мөмкинлеге чикле булса да инде районыбызда гына түгел, республикабызга да яхшы танылып барган Камаева Рүзия Мәжит кызы турында.
Йөгереп эшләп йөргән җирдән кинәт кенә кузгала алмас хәлгә килсәгез нишләр идегез? Кемдер утырып үксеп-үксеп, кычкырып елар иде, кемдер бу булган хәлнен төш кенә булуына үзен ышандырырга азапланыр иде, кемдер телен кысып түзәр иде, кемдер көйсезләнер иде, ә кемдер иҗат юлына басар һәм кул эшенә ябышыр иде. Менә минем язмамдагы героем да соңгы төркемне үз итә, ул ижат юлын һәм кул эшләрен үз тормыш юлына таяныч итеп алган.
Pүзия апа коляскада утырып житез бармакларыннан йөгерек энәләрен төшерми, алардан арып китсә, компьютеры артына утырып иҗат дулкынында тирбәлеп ала. Эшсез торырга яратмый ул. Бәйләгән әйберләре, чиккән кулъяулыклары бик күп Рүзия апаның. Ничә керсәң дә кулларында энәсе булыр, ал, заңгәр һәм тагын әллә нинди оекбашлар, матур бизәкләр белән чуарланган башлыклар, бисерләр белән тезелгән чәчәкләр, ә өстәленнән нәкъ үзенең язмышы сыман өлгергән, кызыл, эчкелт- баллы иҗат тупланмасы «Тырысым тулы жиләк», “Күңел җырым дәва” исемле китаплары һич тә читкә китми…
1980 елның 7 октябре бик матур көзге иртә булып исендә кала Рузия апаның. Иртәсе генә хәерле була шул. Ул вакытта очраклы машиналарга утырып йөрү гадәти хәл, ике дус көлеш-көлешә күчтәнәч тулы букчаларын күтәреп, юлга кузгалалар. Авыл башында туктап торган йөк машинасына кешеләр төялгәнен күреп, шунда ашыгалар. Йөк машинасының хужасы яшь егет Күңгәрдән туганнарын утыртып, Арчада тугыздагы электричкага өлгертəсе икән.
Арча тавына күтәрелгәндә сәгать уклары 9 тулырга 15 минут була, поезд тавышлары да ишетелгәдәй тоела. Ләкин поездга өлгергәннәренә сөенешкән халык бер мизгел эчендә машина астында кала. Ни булганын беркемдә аңламый, машина таудан әйләнеп каплана…
Гөлүсә Галимҗанова,
Арча районы
Тулырак «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов