Номинация: АВЫЛЫМ БИЗӘКЛӘРЕ
Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Мәдәнә авылында 1994 елда тантаналы рәвештә ачылган шушы искиткеч матур һәм гөмбәзләре 5 зур таҗ яфракчыкларын хәтерләткән мәчеткә аны төзетүче хөрмәтле меценат Фаиз Абдрахман улы Гыйльманов әнисе Рәшидә апа исемен бирде.
3 мең 500 квадрат метр тәшкил иткән әлеге оригиналь Аллаһы йортын танылган архитектор Ильяс Таҗиев проекты буенча Самарканд, Бохара һәм Таҗикстан белгечләре төзеде һәм бизәде. Анда шулай ук Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни музее да ачылды. Динебезне җәелдерүгә һәм үстерүгә, тарихыбызны барлауга зур өлеш керткәне өчен Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр советы рәисе шәех Равил Гайнетдин 2011 елда Фаиз Абдрахмановичны “Казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.
Күренекле якташыбыз төзеткән мәчет тә, аның янындагы поликлиника бинасы да бүген җирле район карамагында.
Олег Әндәрҗанов
Түбән Новгород, Мәдинә авылы
instagram.com
Обращаем Ваше внимание, что голосование за работы на этом сайте закончены.
Ожидайте подведения итогов
Поделитесь в соцсетях