Номинация: АВЫЛЫМ КЕШЕЛӘРЕ
Олы йөрәкле Гарифҗан ага
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлибез, үзебез дә шулар үрнәгендә яшәргә тырышабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Балтач районы Чепья авылында гомер итүче якташым турында сөйлисем килә.
Гарифҗан Гали улы Галиев тумышы белән Арбор авылыннан. Ул сабый чакта ук аларның гаиләсе һәм Арбордан тагын берничә гаилә яңа җирдә нигез корып, күчеп китә. Бу авылга Каенсар дигән матур исем бирелә. Югары Субаш җирлегенә кергән Каенсар авылында аның балачак һәм яшьлек еллары үтә. Биредә ул дөньяны танып белергә өйрәнә. 7 яшьлек Гарифҗан Субаш мәктәбендә белем дөньясына беренче адымнарын ясый. Монда ул 4 класс белем ала. 1941 нче елга кадәр Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый.
1941 нче ел. Башка сугыш балалары кебек үк 14 яшьлек Гарифҗанга да тормышның авыр йөген үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул бер ел буе урман эшенә йөри. Бу хәлл бәлки озаккарак та сузылган булыр иде, әгәр дә үтә кызу, кырыс холыклы әтисе булмаса. Ул бернигә дә карамый урманга барып, Гарифҗанны өенә алып кайта һәм икенче көнне үк аны Арчага педагогия училищесына алып китә. Бу 1942 нче елның октябрь ае була. Училищеда кабул итү имтиханнары тәмамлану сәбәпле, аларны киләсе елга килегез дип кире боралар. Әмма, улына белем бирү теләге белән янган Муллагали абый тукталып калмый, Гарифҗанны Мари Карлыганына алып барып, рус мәктәбенә, кире 7 нче класска укырга биреп кайта. Шулай итеп, 8-9 нчы классларны да егет рус авылында тәмамлый. Бу еллар яшүсмер Гарифҗан куңелендә авыр хатирәләр калдыра. Беренчедән, чит җирләргә ияләшү кыенлыгы, икенчедән, газиз әнкәсен югалтуның ачы хәсрәте, хатынын, баласын калдырып, абыйсының сугыш кырына чыгып китүе, һәм, ниһаять, туган йортка каты күңелле үги әнинең аяк басуы. 17 яше тулар — тулмас егетнең аркасына биштәр асып, өйдәгеләренә белгертми ашыгып, үз теләге белән сугышка чыгып китүенә ниләр сәбәп булгандыр.
Рәйфә Газизова,
Балтач район,
Югары Субаш авылы
Тулысынча «Татарлар» газетасында укырсыз.
Ожидайте подведения итогов